Актаныш

Актаныш районы

16+
Авыл хуҗалыгы сулышы

Терлек сәламәтлеге- кеше сәламәтлеге ул!

Актаныш районында ветеринария иминлеге мәсьәләләре аерым игътибар үзәгендә. Район хакимиятендә узган киңәшмәдә ветеринария берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Илнар Кадыров терлекләргә вакцина ясау, малларны чиплаштыру, продукцияне контрольдә тоту, шулай ук умартачылык мәсьәләләренә дә тукталды.

 

Дәүләт халыкка бушлай ярдәм итә

Вакцинация – иң мөһим юнәлешләрнең берсе. Күпчелек регионнарда хуҗалыклар вакцинаны үз акчаларына сатып ала. Татарстанда исә дәүләт авыруларны булдырмас өчен, үз акчасына препаратлар ала һәм халыктагы терлекләргә бушлай вакцинация ясарга мөмкинлек тудыра, диде Илнар Кадыйров. 


Авыл җирлеге җитәкчелеге белән берлектә эшләргә кирәк

Илнар Кадыров әйтүенчә, төп проблемаларның берсе – шәхси хуҗалыклардагы малларның тулы исәбе булмау.

«Безнең белгечләр авылларга йөргәндә, кайсы хуҗалыкта ничә терлек барлыгын белеп бетерми. Шуңа бер вәкил билгеләсәгез иде, – дип тәкъдим ясады ул авыл башлыкларына.


Чиплаштыру – заман талабе

Хәзерге вакытта районда малларны чиплаштыру системасы актив кертелә. Һәрбер хайван электрон билге ала, ә мәгълүматлар «1С» программасына кертелә. 

Яңа туган малларга чипны хуҗалык үзе сатып алырга тиеш

Дәүләт чиплар чыгарды, аны алдагы елларда бушлай куйдык. Хәзер яңа туган яки сатып алынган малларга чипны хуҗалар үзләре сатып алырга тиеш.


Умарталар да контрольдә

Районда 11 меңнән артык бал корты гаиләсе исәпләнә. Ветеринария хезмәтендә нибары 7–8 кеше эшли, алар 7–8 мең баш эре мөгезле терлек карый, шулай ук кортларның да сәламәтлеген барлап тора.

Узган ел Корбан гаетендә сую урынына безнең 7–8 кеше барып, көн-төн эшләделәр. Болар барысы да хисапка алынырга тиеш. , – диде Илнар Кадыров.


64 үләт базы бар

Районда 64 терлек зираты бар. Шуларның 40ка якыны – авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә. Алар төрле елларда төзелгән.

«Аларны без контрольдә тотабыз: коймалары аумаганмы, ишелмәгәнме – барысы да тикшерелә, – диде спикер.


 

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев