Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Уңай үзгәрешләр белән – алга таба

«Чананы — җәй, арбаны кыш әзерлик», — диделәр белгечләр, басу эшләренә техниканы сыйфатлы итеп ремонтлау турында киңәш кордылар.

Бүген Авыл хуҗалыгы министрлыгы боерыгы нигезендә районыбыз хуҗалыклары арасында техникаларның кышкы саклауга куелышын, алдагы елгы кыр эшләренә техниканы әзерләү, ремонт эшләренең барышын тикшерү булды. Безнең эшче төркем Иске Байсар якларында урнашкан «Ташкын» хуҗалыгының машина-трактор паркына килгәндә, биредә җанлы эш, киңәшләшү мизгелләре күзәтелде. Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдус Хәкимов һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механизация бүлеге җитәкчесе Рушан Мөхәммәдиев — баш инженерлар, звено бригадирлары белән берлектә киңәш кордылар, ремонт эшен тикшереп чыгып, кимчелекләрне төзәтүнең әһәмиятен билгеләделәр.


«Ташкын» хуҗалыгының баш инженеры Салават Исламов белән әңгәмәләшеп алдык:

— Без хуҗалыкта урып-җыю эше тәмамлану белән техниканы саклауга куйдык. Әле менә ремонт бара. Чәчкечләрнең ремонтын бетереп, культиваторларга тотындык. Тырмаларны төзекләндерүне йомгаклап киләбез. Алга таба тракторларны, машиналарны ремонтлауга керешәбез.

Запчастьләр вакытында кайтарылып тора. Механизаторларыбыз бер техникада гына эшләми, төрлесен иярлиләр, җаваплылык та арта димәк. Бездә 24 берәмлек трактор, 4 комбайн, бөртекле ашлык һәм терлек азыгы әзерләүче техника 2, егучы — 1.

Техникаларны биредә мөмкин кадәр иртәрәк сакланышка куярга тырышалар икән. Шунысы игътибарга лаек, бар техника чиста, юылган, каралган монда.

Техниканы озайлы саклауга куйганда деффектовка үткәрүнең мөһимлеген искәртеп, эшләрнең имин баруын, ремонт цехы бригадиры Салихҗан Солтанов та билгеләде. Сәлихҗан ага — хуҗалыкта Совет армиясе сафларыннан 1984 елда кайтканнан бирле хезмәт куя. Аның кул астында эшләүче, ремонт цехында бергәләп эшләгән слесарьләр Алик Шәйхетдинов һәм Илнур Габидуллин да җитез эш итәләр.

— Мөслим районыннан килеп эшлим. Менә тырмалар җыям, тәмамлау сызыгындабыз. Минем өч техникам. Төрле хезмәттәмен. Басуда да эшлим. Үземә бирелгән техникамны төзек килеш тотарга тырышам, ди хуҗалыкның булдыклы механизаторы Ирек Вәлиев.

Алга таба «Ташкын»ның алдынгы механизаторы Ленар Рәхимов белән аралаштык:

— Мин John Deere комбайнын иярлим, яхшы иномарка ул. Уңыш җыеп алу белән менә дефектовкаларны башлап җибәрдек. Әллә ни ватылган җирләре юк. Заманча, яңа техника булгач — кыенлыклар юк! Техниканы гел карап, ватылган җирен төзәтеп торырга кирәк! Техникага яхшы карашта булганда гына эш көйле була бит.

Эшлекле сәфәребезнең чираттагы тукталышы Чуракай авылында урнашкан «Алга» хуҗалыгында узды.

— Ремонт эшләре тәмамланып бара. Өч чәчкеч, бер 50 штук тырмалар ремонтлыйсылар бар. Техника караулар вакытында кимчелекләр табылса, кичекмәстән төзәтәбез. Механизаторларыбыз күпьеллык хезмәт стажына ия, диде безгә хуҗалыкның баш инженеры Рәиф Хәйдәров. — 4 бөртеклеләрне җыю комбайны, 1 терлек азыгы хәстәрләү комбайны, 2 үзйөрешле чапкычыбыз бар.

— Безнең әлеге тикшерүне — механизация эшләренә быелга йомгак ясау, дип тә кабул итү мөмкин. Безнең тикшерү районның барлык хуҗалыкларында үтә, хуҗалыклар бу эшкә якты йөз белән карыйлар. Саклау, 70% ремонт булырга тиеш. Әлбәттә, таләпләр буенча кимчелекләр бар, әмма алар төзәтерлек. Гомумән, «Эконом», «Саф», Суыксу хуҗалыкларында берникадәр тәмамлап бетәсе эшләр бар икәне күренә. Бүгенгесе көнне — киләсе елның уңышына нигез салына! Әлеге вакытта МТПларда эшнең иң җанлы чагы булырга тиеш, дип белдердде Илдус Махъян улы.

Республика күләмендә дә агросәнәгать комплексының техника белән тәэмин ителеше буенча да Актаныш районы алдынгы. Бездә 910 берәмлек авыл хуҗалыгы тармагы техникасы исәпләнә. Алар арасынннан 150 бөртеклеләрне җыю комбайннары, 500-600 чамасы тракторлар исәпләнә. 

Тикшерү нәтиҗәләре белән тәү чиратта һәр авыл хуҗалыгы техникасына деффектовка үткәрүне, запас частьлар, узеллар һәм агрегатларны бүгеннән хәстәрләүне катгый таләп итеп куелды. Чәчү алдыннан һәммәсенең хакларын 1,5 тапкырга кадәр артуын күз уңында тотарга, гомумән, бүгенге эшне иртәгә калдырмаска, мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска кирәклеге көнүзәк бурыч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев