Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Урып-җыю җиңел узмас

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә ел дәвамында узган гамәли сөйләшүләрнең һәрберсендә диярлек техника төзеклегенең әһәмияте кат-кат ассызыклана. Тик бу тәкъдим-сүзләрнең барсының да диварга борчак аткан кебек икәненә елдан-ел инанасың. Инде урып-җыюның тәүге көннәренә дә күп калмады, бүген-иртәгә дисәк тә була, ә комбайннарның төзексезлеге төрле күңелсез уйларга этәрә. 23 июль көнне һәрьелдагыча, хуҗалыкларның...

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә ел дәвамында узган гамәли сөйләшүләрнең һәрберсендә диярлек техника төзеклегенең әһәмияте кат-кат ассызыклана. Тик бу тәкъдим-сүзләрнең барсының да диварга борчак аткан кебек икәненә елдан-ел инанасың. Инде урып-җыюның тәүге көннәренә дә күп калмады, бүген-иртәгә дисәк тә була, ә комбайннарның төзексезлеге төрле күңелсез уйларга этәрә.
23 июль көнне һәрьелдагыча, хуҗалыкларның урып-җыю кампаниясенә техник әзерлеген сынау максатыннан комбайннар парады узды. Хәер, парад дип зурлап әйтү урынсыздыр, иң әүвәл һәр механизаторның еллык эшчәнлегенә бәя ул. Гадәттәгечә, комбайнның бар мөһим "урып, сугып, җилгәреп, төяп җибәрә" торган механизмнарына игътибар бирелде. Аеруча югалтуларсыз эшләүне тәэмин итү ассызыкланган иде. Сер түгел, быелгы җәй дә мул уңышы белән мактана алмый. "Шушы булганны түкми-чәчми җыеп алу-төп максатларның берсе,"- дип искәртте район башлыгы вазифаларын башкаручы Фаил Камаев, механизаторлар белән аралашканда.
Билгеле ки, корал булса эш тә җырлап бара. Тик комбайннар каравының беренче тукталышында ук әзерлек сызыгында басып торырга тиеш 18 комбайн урынына 8не генә күргәч урып-җыюның бик җиңел генә узуында шик туды. Иске аэропорт майданчыгында "Башак", "Нива", "Нигез" хуҗалыкларының комбайннары басарга тиеш иде. Сөйләшенгән урынга тулы көч-күәте белән әлемлеләр генә килгән, арада өр-яңа комбайннары да күренде. "Нива" ҖЧҖннән 9 комбайн урынына 2се генә килгән һәм кызганыч, алары да иген-кырларга кертерлек түгел. "Нигез" ҖЧҖнең бер комбайны да әзерлек сызыгына басмады.
Алга таба шулай ук башка хуҗалыкларның да урып-җыю техникалары күз уңыннан үткәрелде. Шөкер, арада яхшы әзерлек белән килгәннәр дә булды: "Чишмә", "Саф", "Ташкын" ҖЧҖләренең әзерлеге уңай бәяләнде.
Быел комбайнчылар арасында яшьләр күп күренде. Монысы да инде билгеле сөенечле фал. Фаил Мисбах улы аларга иң әүвәл куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен искәртеп, урып-җыюны исән-имин башкарып чыгуларын, авыр хезмәтләрендә уңышлар теләп, кызыксындыру ниятеннән район хакимиятенең акчалата премияләре белән хөрмәтләде.
Комбайннар парадының нәтиҗәләре белән тулырак газетабызның киләсе санында таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев