Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Хезмәт күтәренкелеге белән: Алдынгы хуҗалыктан репортаж

«Әнәк» басуларында да бөртекле культураларны урып-сугу киң колач белән бара. Урып-җыю биредә 62% башкарылган.

Матур кояшлы август көнендә без әлеге хуҗалык игенчеләрен Яңа Кормаш ягындагы 168 гектар мәйданны биләгән язгы бодай басуында кызу урак барышында тап иттек. Әлеге ашлык төренең үтә корылыклы шартларда да елына күрә ярыйсы төшем биреп сөендерүенә канәгатьләр.

«Әнәк» агрофирмасы җитәкчесе Фаил Газетдинов:

— Техник культуралардан борчакны, горчицаны алып бетердек. Бүгенге көнгә 18 мең тоннадан артык икмәк чыкты. Уртача 23,4 центнер бара инде. Без, белгәнегезчә өч районда эшлибез. Минзәлә һәм Тукай районнарына караганда Актаныш төбәгендә күрсәткечләр күпкә яхшырак.

— 20 августлардан кукурузга кереп китәбез. Терлек азыгы хәстәрләүгә. Бөртеклеләрне урып-сугуны бер 7 көн эчендә тәмамларга торабыз. Агрономнар ныклап контрольдә тота һәр җирне. Җәй көненә яшьләрне, эшчеләрнең балаларын да җәлеп иттек эшкә. 

— Күбрәккә дә өмет тоткан идек тә, әмма бездән генә тормаган шартлар да бар шул. Салынган хезмәтебезнең бөтенләй бушка булмавы да яхшы инде, — ди ул беркадәр ачынып, гектар куәтенең әлегә 23-24 центнер тәшкил итүе турында белдереп. 

Урып-сугу эшләрен комплекслы итеп оештырганнар: турыга суктырып алынган. 

Әлеге көндә агрофирманың финанс вәзгыяте дә зарланырлык түгел. Былтыргы запаслар да күп икән. Шулай да агымдагы елны 3 тапкыр кырау сугулар тәэсире дә булу бар. Пайчыларга икмәк бирү каралган. Бу эш сентябрьдә башланачак. 

Бер арада Яңа Кормаш бүлекчәсенең агрономы булып хезмәт куйган Рамил Гыйльманов белән сөйләштек:

— Безнең Кормаш бүлекчәсендә барлыгы 5031 гектар сөрем җире бар. Менә язгы бодайны урып-җыюны тәмамлап куйсак рапоска күчәбез. Уңыш елына карата уртача. Техника белән проблема юк, шөкер. Чәчүгә әзерлек дәвам итә, техника әзер. Саламнарны да пресслап барабыз. 

«КамАЗ» автомашиналары водительләре дә матур уңышларга ирешеп эшлиләр. Уңганнарны фоторәсемгә төшереп тарихка керттек.


Ел әйләнәсенә басуларда фидакарь хезмәт өлгеләре күрсәтүче авыл уңганнарының һәркайсының йөзендә туган кырларында кинәнеп эшләүдән канәгатьлек хисләре чагылып торуы күзгә ташланып тора. Игеннәр бердәм өлгергәнгә, басу эшчәннәре дә тизлекне арттыра бара. Матур табигать шартлары да булган ашлыкны югалтуларсыз җыеп алырга мөмкинлек бирә. Соңгы гектарларда үстерелгәннәрне җыеп алуга ирешкәнче ерак әле, шулай да бу көнне тизләтү өчен барлык шартлар да бар. Уңышлар гына юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев