Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Яхшыйда тормыш яхшымы?

Һәр авылның үзгә бер тарихы, яшәеше, кешеләре бар. Заманадан артта калмаса да, бөтенләй икенче дөнья ул. Халкы белән аралашу үзе бер рәхәт. "Авыл сулышы" сәхифәсенең чираттагы язмасы Югары Яхшый авыл җирлегенә барып кайткач дөньяга аваз салды. Күптән түгел биредә авыл хуҗалыгына багышланган гомуми сөйләшү узган иде һәм, дөресен генә әйткәндә,...

Һәр авылның үзгә бер тарихы, яшәеше, кешеләре бар. Заманадан артта калмаса да, бөтенләй икенче дөнья ул. Халкы белән аралашу үзе бер рәхәт. "Авыл сулышы" сәхифәсенең чираттагы язмасы Югары Яхшый авыл җирлегенә барып кайткач дөньяга аваз салды.
Күптән түгел биредә авыл хуҗалыгына багышланган гомуми сөйләшү узган иде һәм, дөресен генә әйткәндә, эзләребез дә әле суынып өлгермәгәндер.
Югары Яхшыйга килеп керү белән безне авыл җирлеге башлыгы Рәшит абый Галимуллин каршы алды. Әлеге җирлектә 30 елдан артык хезмәт куя ул һәм районда гына түгел, республика күләмендә авыл башлыгы булып иң озак еллар эшләүче кешеләрнең берсе. Авыл урамнарының һәр яшел үләне таныштыр аңа дип әйтсәм дә арттыру булмас.
Дөресен генә әйткәндә, Югары Яхшый авыл җирлегенә юл тотуыбызның сәбәбе - алдагы елда биредә заманча технологияләр белән чынга ашырылачак яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты. Тәкмәк авылында урнашачак икән ул. Рәшит абый безгә аның булачак урынын да күрсәтте. Искесенә йозак эленгән булгач, кереп карый алмадык, әмма Табанлыкүл авылындагысына керү бәхете елмайды. 1968 елда төзелгән ул бина. Авылның фельдшеры Әлфия Хөсәенова авырулар кабул итү белән мәшгуль иде. Урамнан кергәч суык белән сизелмәсә дә, кан басымын үлчәтергә килгән Сәрмәдия апа Мирзиева бинада җылылык җитмәүгә зарланды. Дөрес, май түгел.
- Тәрәзә, ишекләрдән җил өрә, аяклар өши, - дип, бераз зарланып алды ул. - Ярый инде Әлфиякәебез бар, аннан башка яши алмыйбыз. Иртә-кич дип тормый, кайчан дисәк - шунда килә, - дип, авылның ак чәчәген - Әлфияне дә мактап алды. Ишеткәнемчә, Әлфия, төп хезмәтеннән башка, авыл халкын сәламәт яшәү рәвешенә өндәү ниятеннән кичләрен мәдәният йортында төрле чаралар да уздыра. Хәер, "мәдәният", "чара" дигәч тә, күз алдына ниндидер семинарлар, докладлар яисә инде концерт номерлары килеп баса. Әлфия, үзе ише берничә авыл апалары белән җыйналып, төрле күнегүләр ясыйлар, шейпинг белән шөгыльләнәләр дисәм дә була. Гомумән алганда аралашалар, төрле файдалы үләннәрдән кайнатылган чәй табыны янында рәхәтләнеп ял итәләр.
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 23 ноябрь, 2012 93 (9736) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев