Реклама
Авыл хуҗалыгы сулышы
Яшь механизаторлар ярышты
"Актаныш" агрофирмасының Киров бүлекчәсендә яшь механизваторларның район конкурсы булды. Анда һәр хуҗалыктан 1 механизатор һәм баш инженер катнашты. Механизаторлар теория һәм практика буенча үз көчләрен сынап карадылар.Нәтиҗәдә теорияне иң яхшы белүче булып "Чишмә"дән Илмир Шайгарданов танылды, ә практикада "Саф"тан Фәвәдис Салиховка тиңнәр табылмады.Гомуми нәтиҗәләр буенча 1 урында "Әнәк"тән Илнар Галиев....
"Актаныш" агрофирмасының Киров бүлекчәсендә яшь механизваторларның район конкурсы булды. Анда һәр хуҗалыктан 1 механизатор һәм баш инженер катнашты.
Механизаторлар теория һәм практика буенча үз көчләрен сынап карадылар.Нәтиҗәдә теорияне иң яхшы белүче булып "Чишмә"дән Илмир Шайгарданов танылды, ә практикада "Саф"тан Фәвәдис Салиховка тиңнәр табылмады.Гомуми нәтиҗәләр буенча 1 урында "Әнәк"тән Илнар Галиев. Абсолют батыр булып республика ярышларында танылган "Таң" хуҗалыгы механизаторы Диларис Мухаметшин калды.
Баш инженерлар арасында урыннар түбәндәгечә бүленде: 1. Салават Исламов ( «Ташкын») 2. Тимержан Ахмадишин («Әнәк») 3. Айдар Галиуллин («Нива»).
"Ташкын" хуҗалыгы командалар арасында 1 урынны алды, "Әнәк" агрофирмасы, "Башак"- 2 һәм 3 урында. Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев җиңүчеләргә Диплом Һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бу бәйрәмнең спонсорларына- "Сабагро", "Проминтел-Агро", "Актаныш-Агропромснаб" фирмаларына зур рәхмәтләрен белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев