Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Югары Богадыда хәтта көтү чыкмаган

"Балаңның нинди һөнәре бар?" - менә шушы сорау әти-әниләрне, педагогик хезмәткәрләрне борчырга тиеш. Ә бит соңгы вакытларда "Балаң кайсы ВУЗда укый?" дип сораштыру гадәткә кереп китте. Сайлаган белгечлеге белән эшләргә сәләте, теләге бармы-юкмы - монысы ул кадәр мөһим түгел, югары белеме генә булсын, янәсе. Иске Богады авыл җирлегенең хисап җыелышы...

"Балаңның нинди һөнәре бар?" - менә шушы сорау әти-әниләрне, педагогик хезмәткәрләрне борчырга тиеш. Ә бит соңгы вакытларда "Балаң кайсы ВУЗда укый?" дип сораштыру гадәткә кереп китте. Сайлаган белгечлеге белән эшләргә сәләте, теләге бармы-юкмы - монысы ул кадәр мөһим түгел, югары белеме генә булсын, янәсе. Иске Богады авыл җирлегенең хисап җыелышы уйланырга этәргән фикерләрнең берсе нәкъ шушы булгандыр.
Һөнәрлеләр заманы
Аңлашыла да, җыелышка килүчеләрнең күпчелеген педагоглар, җирлек интеллигенциясе, балалары бакча, мәктәп яшендә булган әти-әниләр тәшкил итә. Район башлыгы урынбасары Илфак Бариевнең чыгышы да яшьләргә киләчәктә дөрес юл сайлауга юнәлеш бирү мисалына басым ясады:
- Һәрбер кешенең дә тумыштан бирелгән сәләте була. Ләкин популярлашып киткән юрист, икътисадчы дипломы әле дә күпләрне кызыктыра. Бүген эшче һөнәр ияләренең хезмәт хаклары югары, тик эшләүче юк. Токарь, эретеп ябыштыручыларның хезмәт хаклары югары. Яңа технологияләр белән эшли белү өчен аларын да үзлегеңнән үзләштерү генә җитми бүген. Эшче һөнәр ияләре әзерләүче уку йортлары заманча технологияләрне белүче һөнәрләргә өйрәтә. Югары белемле белгеч булып, эш таба алмыйча йөрүгә караганда, кулың белгән эшкә өйрәнеп, эшле булып яшәү күпкә файдалырак, - дип, мөрәҗәгать итте ул.
Быел көтү чыгармы?
Җирлектә 472 шәхси хуҗалык булып, 1077 кеше яши. 7 шәхси кибет халыкка сәүдә хезмәте күрсәтә. Шәхси хуҗалыкларда 440 мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуның 207се - савым сыерлары. 2011 ел белән чагыштырганда аларның кимүе күзәтелгән. Абзарлардагы сыерларны киметүнең сәбәпләре берничә. Беренчесе, әлбәттә, авылларның картаюы белән бәйле. Нәтиҗәсе дә авыл халкын куандырырлык түгел - Югары Богадыда узган җәйдә хәтта көтү чыкмаган.
Тулы мәгълүмат газетаның җомга, 15 февраль, 2013 12 (9758) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев