Агыйдел буе һөнәрчеләре
Республикада инде икенче ел «Татарстанның мәдәни башкаласы» бәйге-фестивале оештырыла. Аның кысаларында Казанда район көннәре уза. Һәр район концерт, күргәзмә программасы белән килеп җирлектәге милли сулышны: гореф-гадәтләрне, йолаларны, авыллар тарихын тәкъдим итә.
Актанышлар да үз якларының рухи байлыкларын алып килделәр. Актаныш, гадәттә, җыр-бию ягы дип санала, әмма Агыйдел буенда да искитмәле алтын куллы кешеләр яши. Район һөнәрчеләре нинди генә матурлык тудырмый: комганнар ясыйлар, кәрзиннәр үрәләр, келәм тукыйлар, агач эшләнмәләре үзенә аерым бер сәнгать... Сезне дә һөнәрчеләр белән таныштырабыз.
Татар Суыксуы авылында яшәүчеләр мәдәният йортына җыелып, агач көйдереп рәсем ясыйлар. Төрле-төрле картиналар иҗат итәргә аларны Илмар Хәлиуллин өйрәтә. Мәдәният йорты җитәкчесе Гөлназ Баянова, әйтүенчә, алар бу эш белән инде җиде-сигез шөгыльләнә. Илмар мәктәптә – балаларны, клубта өлкәннәрне әлеге кул эшенә өйрәтә. «Эшли башласаң, бик кызык ул, тынычландыра. Ясаган саен ясыйсы килә, – ди Гөлназ ханым. – Авыл халкы сәнгатькә, клубка тартыла бездә. Безнең мәдәният йортында «Асылъяр» халык фольклор ансамбле, Мари Суыксу авылында «Ший Памаш» халык фольклор ансамбле бар. Җырга да, кул эшләренә дә оста без шулай. Актанышлар иҗади халык бит алар. Аның табигате дә матур, шуннандыр ул. Коллективлар белән ял итәргә су буйларына барабыз. Менә шуннан төрле экспонатлар табып алып кайтабыз. Безнең Илмар бер кәкре агачны да калдырмый җыя, без дә шуңа өйрәндек инде. Менә шул кәкре агачлардан матурлык тудыра ул безнең». Хәтта Мари Суыксу белән Татар Суыксу арасында махсус кәкре агач табып алып кайтып «Дуслык күпере» салганнар.
Киров авылында яшәүче Илнар Гыйздуллин да кәкре агачлар яныннан тыныч кына узып китә алмый. Аларны җыеп алып кайтып, әнә нинди зур патша өстәлләре, зур тәхетләр ясап куйган ул. «Агачны күрүгә аннан нәрсә ясаячагымны аңлыйм. Мин хәзер шагыйрьләрнең хәлен төшендем. Үземнең ясаган әйберләремне җыйсам, яшәгән урамыбызның ярты ягы тулыр иде. Ясаудан туктап булмый ул. Ясыйсы килеп кенә тора», – ди.
Теләкәй авылында быел комганга һәйкәл ачтылар. Аның сере бик гади: комган – авылның бренды. Үткәннәргә хөрмәт күрсәтү, гадәтләрне кайтару өчен эшләнгән ул. Хәзер менә комган ясарга тотынганнар.
– Колхозлашу чорында колхозга да кермәгән тимерче Галимҗан бабай. Үз эшенә тугры калган, – дип сөйли авыл башлыгы Илүс Гайнетдинов. – Соңгы көннәренә кадәр калай әйберләр: тимер мич, чүмечләр, комганнар ясаган. Ул заманында бөтен тирә-як авылларны, хәтта Башкортстан авылларын да тәэмин итеп торган. Шуңа безнең авылны комганнар дип йөртәләр. Без инде моңа үпкәләмибез. Быел ике метр биеклектәге комганга һәйкәл куйдык. Комган ясауны кайтарырга уйладык. Иске комганнарны сүтеп өйрәндек. Галимҗан бабайның нәселе, кызганыч, безнең авылда юк инде. Зиратта аның каберен эзләп табып, тәртипкә китердек, койма куйдык. Без менә шулай традициябезне дәвам итәргә булдык.
Дәвамы- https://syuyumbike.ru/news/cennosti/agyidel-bue-honarcelare
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев