Актаныш районында «Яшьлек» яшьләр үзәгендә гражданнар җыены узды
Бүген Актаныш районының «Яшьлек» яшьләр үзәгендә узган гражданнар җыенында 2025 ел нәтиҗәләре ясалды, киләсе елга бурычлар һәм планнар билгеләнде, халыкны борчыган сорауларга җаваплар бирелде.
Җыенда район җитәкчелеге, җирлек советы депутатлары, мәгариф учреждениеләре, оешма-предприятие җитәкчеләре һәм авыл халкы катнашты. Чарада район башлыгы Ленар Зарипов, башкарма комитет җитәкчесе Илфак Бариев, Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Камиль Әхмәдгалиев, район прокуроры урынбасары Рөстәм Шәйсуваров чыгыш ясады.
Очрашуда узган елдагы эшчәнлеккә йомгак ясалды, социаль-икътисади үсеш күрсәткечләре каралды һәм 2026 елга куелган төп бурычлар билгеләнде.
Җыен барышында халык тарафыннан юлларны төзекләндерү, су белән тәэмин итү һәм көнкүреш инфраструктурасына кагылышлы сораулар күтәрелде. Барлык мөрәҗәгатьләр дә теркәлде, җаваплы хезмәтләр тарафыннан аңлатмалар бирелде. Очрашу эшлекле һәм конструктив рухта узды.
Йомгаклау өлешендә җыен ахырында авыл җирлеген үстерүгә керткән өлешләре өчен һәм төрле тармакларда хезмәт куючы хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасы узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев