Әтәстә хисап җыелышы
Актаныш районы авылларында халык җыеннары башланып китте. Әтәс авыл җирлегендә хисап җыелышы булып узды. Аның эшендә район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева катнашты һәм чыгыш ясады. Бу хакта безгә киңәшмәдә булып кайткан «Актаныш таңнары» газетасы җаваплы сәркатибе Филиза Гомәрова хәбәр итте һәм фотолар юллады.
Әтәс авыл җирлеге башлыгы Эльвира Насыйрова төп доклад белән сүз алды. Әтәс авыл Советы һәм башкарма комитетының 2025 елда эшләгән эшләренә йомгак ясалды, киләчәктә эшлисе эшләр турында сөйләштеләр.
Әтәс авыл җирлегенә 6 авыл керә. Ике авыл хуҗалыгы карамагында: “Әнәк” агрофирмасы – Әтәс, Апач, Чирү, Иске Бикчәнтәй авылларын, “Чәчер” хуҗалыгы – Чат, Чынык авылларын үз эченә ала.
Хисап җыелышында “Әнәк” агрофирмасы җитәкчесе Фаил Газетдинов, Актаныш ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Фиргать Габдрахманов катнашып, чыгыш ясадылар.
Соңыннан сорауларга җавап бирелде, 2026 елга бурычлар билгеләнде, карар кабул ителде.
Бу хакта тулырак "Актаныш таңнары" газетасының алдагы чыгарылышында укырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев