Актаныш

Актаныш районы

16+
Авыллар-байлыгыбыз

Авылыбыз чиста булсын!

Иске Кормаш авыл җирлегендә игълан ителгән чисталык икеайлыгы кысаларында, Кыр-Каентүбә авылында кыска гына вакыт эчендә бик күп эшләр эшләнде. Иң беренче өмә 5 апрель көнне авыл башындагы ташландык ихатаны җыештырудан башланды.

Чытырман булып үскән агачларны кисеп, төяп түктек, чүпләрен капчыкларга тутырдык. Икенче көнне авыл эчендәге һәм Кормашка бара торган олы юл буендагы чүпләрне җыеп чыктык, юл читендә үскән кураларны төяп түктек. Өлешчә, зират тышында үскән чаган курпылары киселде.

12 апрель көнне авылдашлар тагын зур өмәгә чыктылар. Авыл башына Җиңүнең 80 еллыгына багышлап "Хәтер бакчасы" утырттык.

Агачларны урманнан казып алып кайттык. Барысы 120 төп агач утыртылды. Ә 13 апрель көнне балалар мәйданчыгы урнашкан ял паркын тырмалап, чүпләреннән арындырып куйдык. 

Өмәләрдә авылдашлар актив катнашалар. Шәхси транспортлары белән дә ярдәмгә киләләр. Алда әле тагын бик күп эшләр көтелә. Аларын да бердәмлек белән башкарып чыгарга язсын.

Кыр-Каентүбә авыл клубы җитәкчесе Шәвәлиева Рания.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев