Актаныш

Актаныш районы

16+
Авыллар-байлыгыбыз

Чишмәлеләр авыл көнен бәйрәм итте

2 нче август Чишмә авылында авыл көне буларак билгеләп үтелде. Авылдашлар, кунаклар, дуслар, күршеләр күптән көтелгән бәйрәмгә туган авылыбызга җыелдылар. Бәйрәмебез бик күнелле булды. Авылның тарихы, котлаулар , кызыклы уеннар, чыгышлар белән чиратлашып үрелеп барды.


Авыл бәйрәмендә шулай ук күпләргә үрнәк булырлык, ин озак бергә яшәүче гаилә парлары хөрмәтлэнде. Авылнын ин өлкән кешесе, ин кечкенә кешесе дә билгеләп үтелде. Бүгенге көндә өч буын кешесе бергә яшәүче гаилә аталды.


Шулай ук авыл үзешчәннәре дә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Теләге булган һәркем бердәм рәвештә катнашты, ә тамашачылар бу вакытта алкышлар белән актив рәвештә ярдәм иттеләр.


Җыелган халыкны аш - су осталары тәмле пылау, шашлык һәм кайнар чәй белән сыйландылар.

Бәйрәм шәп булды, авылдашлар күтәренке кәеф һәм оештыручыларга рәхмәт хисе белән таралышты.

Бүгенгесе көндә авылыбыз олыгая, яшьләр аз. Бүгенге бәйрәм безнең бергә һәм бердәм булуыбызны, авылның гомере озын булсын, читкә киткәннәр авылны онытмасын һәм сагынганда кайтып йөрер өчен авылны әле бетермичә яшәтергә омтылуыбызны күрсәтте.
Авыл халкы һәм кайткан кунаклар туйганчы аралашып, күңел ачып, тәм-томнар белән сыйланып, рәхәтләнеп бәйрәм иттеләр.

Гөлнара Нурлыгаянова, Чишмә авыл клубы мөдире

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев