Иске Кормашта 2025 нче елга нәтиҗә ясап, халык җыены узды
Иске Кормаш авыл җирлегендә 2025 елда Совет һәм Башкарма комитет эшенә йомгак ясауга багышланган халык җыены булып узды.
Җыенда Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов, авыл җирлеге башлыгы Дилбәр Вәлиева, Совет депутатлары, мәгариф, мәдәният, социаль өлкә вәкилләре һәм авыл халкы катнашты.
2025 елга йомгак ясалды, 2026 елга төп бурычлар билгеләнде. Халык юлларны ремонтлау һәм башка актуаль темалар буенча сораулар бирде. Сәламәтлек саклау мәсьәләләре аерым тикшерелде- бу уңайдан район үзәк хастаханәсенең баш табибы Айдар Хәевкә мөрәҗәгатьләр күп булды.
Җыен ахырында авыл җирлеген үстерүгә керткән өлешләре өчен актив авылдашларнв һәм төрле өлкәләрдә матур эшләүчеләрне бүләкләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев