Күҗәкәдән язалар: Яшәү ямен тоеп!
«Бездә Күҗәкәдә күркәм чара үтте», дип хәбәр юллады бүген китапханәче Ләйсән Акмалова.
26 октябрь көнне безнең Күҗәкә авылында китаплы бәйрәм булды. Бәйрәм уздырырга сәбәбе дә чыгып кына тора. Шулай булгач, әдәбият-сәнгать аша халкыбызга рухи азыкны җиткерү безнең өчен(авыл китапханәчесе һәм мәктәп коллективы)шатлык кына. Авылыбызда яшәп, җирлегебезнең тарихын өйрәнеп аны китаплар итеп чыгаруга ирешкән якташыбыз Рәскать Әнвәр улы Хаертдинов үзенең бик матур юбилеен уздырды быел. Аның китаплары белән мәктәбебез укучылары таныштырып үтте. Юбилее белән котлап изге теләкләребезне ирештердек. Җирлек башлыгы Илдар Назыйф улы да котлауларын җиткерде. Аның хөрмәтенә матур җырлар да яңгырады.
Якташыбыз Гөлгенә Мәрдәмшина-Хәйруллинаның исә тәүге китабы дөнья күрде. "Йөрәгем җылысы" дип атала ул. Яшәү яме, ата-ана хакы, туган якка багышланган шигырьләрен Гөлназ Мәгьдәнурова, Эльмира Муллаянова, Әнисә Хәбибуллина, Дания Салахова, Гөлшат Шәйхетдинова һәм мәктәп укучылары бик матур итеп укыдылар. Ләлә апа Гомәрова, Нәфидә Шакирова, Зөһрә Мирзанурова, Эльмира Муллаянова һәм укучыларның җырлары бәйрәмгә ямь өстәде. Махсус кунакларыбыз Алабуганың "Кама таңнары" ансамбле биючеләренең чыгышын халык аеруча яратып кабул итте. Алар - бәйрәм бизәге булды.
Гөлгенә ханым Мәрдәмшина белән бергә кайткан делегация белән дә таныштырып үтим әле:
- "Сарман таңнары" әдәби-иҗат берләшмә җитәкчесе, "Гыйбрәтханә" гәҗите мөхәррире, журналист Рәйханә ханым Мирсәетова;
- "Сарман таңнары" әгъзасы җырчы - Вәзимә ханым;
- "Сарман таңнары " әгъзасы баянчы, җырчы, Җәлил бистәсеең күренекле шәхесе Булат Шәймәрданов;
- "Җәлил чаткылары" әдәби-иҗат берләшмә җитәкчесе, шагыйрә Эльвира Ихсанова;
- Габдрахман авылының мәртәбәле, Җәлил бистәсенең элеккеге җитәкчесе, җырчы, гармунчы Мурат әфәнде Галимов ( тормыш иптәше Әлфия белән)
Алар үзләре яшәгән Җәлил бистәсе белән таныштырдылар. Якташыбызга һәм аның иҗатына зур бәя бирделәр. Әдәбият-сәнгатькә гашыйк бу кунакларыбыз музыкаль күчтәнәчләрен дә халыкыбызга җиткерде.
Гөлгенә Заһит кызы үзенең хисләре белән уртаклашты.
Мәктәп коллективы белән берлектә оештырылган бу чара яшь буында, халкыбызда туган ягыбыз һәм аның шундый иҗади шәхесләре белән горурлану, аларны таныту буенча зур өлеш кертә.
Фотоларда бәйрәм кичәсеннән матур мизгелләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев