Актаныш

Актаныш районы

16+
Авыллар-байлыгыбыз

Куян авылының «Елга» урамында яшәүчеләр очрашты

Куян авылында Авыл көне генә түгел, урам көннәре дә гөрләп уза. Авыл төп ике урам- «Үзәк» һәм «Елга» урамнарын берләштерә. «Үзәк» урамының бәйрәме турында хәбәр иткән идек инде. «Елга» урамында яшәүчеләр дә бик матур кичә оештырдылар. Бу хакта Айгөл Шәйхеразыева язып юллады

Урамыбызның исеме җисеменә туры килә, нәкъ урам уртасыннан  ямьле итеп кечкенә елга ага. Шушы урамда яшәүчеләр кич бәйрәм оештырдылар. Иртәдән үк урам бизәлде, плакатлар язылды, фотозона эшләнде, матур итеп бәйрәмчә төсле шарлар эленде.

Халык дәррәү килеп өстәлләр, эскәмияләр куеп, утлар тоташтырды. Даниярның, Камил, Радик, Нияз абыйларның иртәдән үк нэрсә эшлик дип янда булулары сөендерде. Рәиф абыйның тачкасын тартып утын китерүе дә бер кызык булды. Бәйрәм ашсыз булмый, дип, тәмле итеп учакта зур казан асып хашлама пешердек, самоварда мәтрүшкәле чәй кайнады.

Бәйрәмне бизәп кунакка килгән  җырчыбыз Сирина Исламова матур җырларын бүләк итте. Бу көнне Елга урамнарының өстәлләре мул, күңелләре көр иде. Төрле- төрле уеннар, биюләр, конкурслар булды. ,,Елга урамының иң оста пешекчесе" исеме  Инсия апабызга бирелде. «Иң актив гаилә» исеменә Ибраһимовлар, Шайхеразиевлар, Ганиевлар, Шакировлар лаек булды. ,,Иң күңелле гаилә" исеме Габдуллин Радик абыйларга бирелде. ,,Елга» урамының иң оста кондитеры" булып Гөлнәфидә апа, Айгөл, Флүсә апалар билгеләнде. Гөлчәчәк, Нәфисә апалар бар яклап ярдәм итте. Күршеләр бер- берсен сыйларга тәмле ризыклар алып килде.

Бәйрэм күптән күрешми сагынышкан гаилә очрашуы кебек узды. Беркем кыенсынып- оялып тормады бу кичтә. Ут чәчеп биеделәр,чын күңелдән көлделәр. Балаларга, зурларга уеннарга бүләкләрне дә күршеләр үзләре хәстәрләде. Тараласы килми бик озак  утырды күршеләр. Киләсе елларны да шундый бәйрэм оештырырга сүз куештылар Елгалылар!Афәрин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев