Музейларда- авыл тарихы!
8 нче август көнне Түбән Яхшый авылы музеенда булдык.
Җирлегебез олы йөрәкле, киң күңелле, ярдәмчел шәхесләргә бай безнең. Җирлегебез үсеше өчен үзләреннән саллы өлеш керткән, читтә гомер итүче авылдашларыбыз Тимербулат абый Әхмәдуллинга, Мөнир абый Загитовка, Ильяс абый Мирзаяновка халык бик тә рәхмәтле.Түбән Яхшый музее да Ильяс Мирзаһит улы Мирзянов ярдәме белән булдырылды. Музей бик бай, экспонатларның төрлелеге, күплеге таң калдыра. Безне һәм музейга аяк баскан һәркемне , бик матур итеп, якты йөз белән каршы алучы ветеран укытучыларыбыз Илгизә апабызга, Мәстүрә апабызга рәхмәтләребез чиксез. Бик матур итеп музей белән таныштырып чыктылар.
Балаларыбыз өчен музейларның әһәмияте бик зур! Килеп күрегез, үкенмәссез.
Мәдәният йорты җитәкчесе Мусина Лилия Фәрит кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев