Сөрәнгә чыгу — күркәм йола
Сөлге, яулык, күлмәкләр — сабантуйга шәп бүләкләр!
Актаныш районы авылларында бик күңелле, ата-бабаларыбыздан изге мирас булып калган борыңгы гореф-гадәтләр буыннан-буынга күчә, ни хикмәт яшьләр дә күтәреп ала моны!
Актаныш районының Шәбезбаш якларында җирле мәдәният йорты мөдире Рәмилә апа Хәммәтуллинадан күңелле яңалык кабул иттек. Әнә шулай матур итеп, уен-көлке белән сабантуйга бүләк җыю йоласын башкарганнар.
Авылларыбызда Рәмилә Әсләх кызыдай уңган-булган мәдәниятебез, халкыбыз өчен җан атып яшәүчеләр булган чакларда милли аң-фикеребез, традицияләргә ихтирамыбыз белән хөрмәтебез мең яшәр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев