Теләкәйлеләр күренекле якташларының исемен мәңгеләштерде
Иске Теләкәйдә күренекле якташларыбызны искә алдылар. Халык һәм кунаклар Авыл көненә һәм истәлекле вакыйгага багышланган тантаналы чарага - ике яклы шәхес, талантлы композитор-авылдашлар хөрмәтенә мемориаль такта ачуга җыелдылар.
Музыкант- композиторлар Касыйм Әбүбәкер улы Бакиров, Рәшит Шәйгәрдан улын Рәхимов хөрмәтенә мемориаль такта ачылды.
Аларның иҗаты - бөтен авыл, район өчен горурлык! Бәйрәм кысаларында композиторларның тормышы һәм мирасы турында таныштырдылар. Авылдашлар һәм кунаклар музыкантларның төбәгебезнең мәдәни байлыгына гаять зур өлеш кертүе турында истәлекләр белән уртаклаштылар. Бәйрәм программасы күңелле концерт номерлары белән дәвам итте. Бәйрәм көне мәҗлес белән тәмамланды. Традиция буенча барлык кунаклар казанда пешкән тәмле пылау белән сыйланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев