Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Августта нәрсә утыртырга?

Августта көннәр кыскара, һава температурасы да төшә. Бигрәк тә төнлә суыта башлый. Яшел яфраклы үсентеләргә өлгерү өчен якынча 40 тәүлек таләп ителә. Аеруча да салат яфраклары тиз өлгерә.

Пекин кәбестәсе өлгерсен өчен 1,5 ай җитә. Бу кәбестә нитратларны үзенә күпләп җыя торган булганга, аны озак үстерергә ярамый.
Августның икенче яртысында иртә өлгерә торган укроп чәчәргә мөмкин.

Шулай ук әле яшел суган ашарга да өлгерәсез. Моңа 3-4 см зурлыктагы орлык суган яхшы булачак. Әмма быел үскән зур суган туры килми, чөнки бер йолкып алынганнан соң алар “тынычлана”. Суган кыягы яхшы үссен өчен азотлы ашламалар кирәк. Әмма артыгын кертергә ярамый.

Августта чәчелгән редис та яз аендагы кебек үк сусыл һәм тәмле булачак. Иртә өлгерә торган сортлар 20 көндә уңыш бирә.
Шпинат, иртә өлгерә торган борчак та 20-25 көн эчендә үсеп җитәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев