Актаныш

Актаныш районы

16+
Бакчачыга

Яңгырлар башланганчы помидорларны җыеп алырга кирәк

Якын көннәрдә озакка сузылган яңгырлар башлану помидор уңышына җитди зыян салырга мөмкин. Юеш һава торышы куркыныч гөмбә авыруы – фитофтороз таралуына китерә.

Гөмбә инфекциясе помидорларның яфракларын, җимешләрен зарарлый, аларның черүенә китерә. Шуңа күрә ачык грунтта үстерелгән уңышны мөмкин кадәр тизрәк җыеп алу хәерле. Моның белән көннәр коры торганда шөгыльләнегез. Иң элек беренче кара таплар барлыкка килгән үсемлекләрне җыегыз.

Өлгергән җимешләрне аерым саклау хәерле. Ә яшелләренең аерым өлгерүен тәэмин итәргә кирәк. Моның өчен җыелган томатларны агачтан яки пластмассадан ясалган тартмаларга салырга, җиңел тукыма белән каплап, салкынча урында саклагыз.

Томатларны фитофтороздан һәм башка бәла-казалардан профилактикалау ысулын тәкъдим итәбез: 9 литр суга 1 литр сөт сывороткасы, 10 тамчы йод, 10 грамм бор кислотасы салып болгатырга, әлеге коктейль белән сезонга берничә тапкыр борыч, томат, кыярларыгызны эшкәртегез. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев