Кишер кайчан ярыла?
Кишер ярылуның төп сәбәпләреннән берсе – су балансының бозылуы.
Кишер ярылуның төп сәбәпләреннән берсе – су балансының бозылуы. Бу яшелчәнең сыйфатын боза. Россия авыл хуҗалыгы үзәге ФДБУ белгечләре шул хакта хәбәр итә.
Сәбәпләре: Суны артык күп сибү. Су балансының бозылуы аркасында үсемлек күзәнәкләре дым күп кергәннән соң йә кинәт зурая, йә кибә. Бу кишернең ярылуына китерә. Кишергә 6-7 көн саен су сибәргә кирәк. Кагыйдә буларак, август уртасында су сибүне туктатырга киңәш ителә.
Туфракның яраксыз булуы. Кишер балчыклы туфракта ешрак ярыла. Тыгыз грунт аңа нормаль үсәргә ирек бирми. Туфракны йомшаграк итү өчен, аның составына бераз ком һәм черемә өстәргә кирәк. Азотлы ашламаларны артык куллану кишергә зыян китерергә мөмкин. Мондый ашламаларны вегетация чорында гына кулланырга киңәш ителә. Актив үсеш башланганда, калий һәм фосфорлы ашламалар күбрәк туры килә.
Кишернең артык өлгерүе. Әгәр өлгергән кишерне җыеп алуны сузсаң, ул ярылырга мөмкин. Моны булдырмас өчен, соң җитешә торган сортларны сайлагыз. Һәм, әлбәттә, тамыразыкны түтәлдән вакытында казып алырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев