Суган утырту серләре: мул уңыш алу өчен киңәшләр
Суган — һәр бакчачы үстерә торган иң кирәкле яшелчәләрнең берсе. Әмма мул һәм сыйфатлы уңыш алу өчен аны дөрес вакытта һәм дөрес ысул белән утырту бик мөһим. Бу мәкаләдә сез суган утырту вакыты, орлык сайлау, туфрак әзерләү һәм карау серләре турында файдалы киңәшләрне бергә тупладык. Ай календаре буенча уңай көннәр дә бар.
Суганны кайчан утыртырга?
Суган утыртырга иң уңай вакыт- туфрак өлгереп, бераз җылынгач, гадәттә май башы. Иртәрәк утырткан очракта, салкын һава тәэсирендә суган “укка китәргә” (көпшә җибәрергә) мөмкин. Ә соңга калсаң, ул тамыр җибәрергә өлгерми, үсеше тоткарлана.
Тәҗрибәле бакчачылар киңәше буенча, туфрак температурасы кимендә +12°C булырга тиеш. Бу — суганның яхшы шытып чыгуы өчен оптималь шарт.
Ай календаре буенча уңай көннәр:
- Апрель: 29, 30
- Май: 9, 10, 20–22, 28, 29
Орлык суганын ничек сайларга?
Суган орлыгын (севок) сайлау — уңышның нигезе. Иң кулай вариант — диаметры 0,5–1 см булган орлыклар. Уртача зурлыктагы (14–21 мм) суган да яхшы нәтиҗә бирә.
- Вак суган — начар үсәргә мөмкин
- Эре суган — укка китү куркынычы зур
- Уртача суган — иң отышлы вариант
Туфрак һәм урын сайлау
Суган җиңел, һава үткәрүчән туфрак ярата. Тыгыз балчыклы урында ул начар үсә. Шулай ук бер үк урынга ел саен утырту киңәш ителми.
Иң яхшы алмаш культуралар:
- помидор
- кәбестә
- борчак
- ташкабак
Бу культуралардан соң туфрак суган өчен уңай шартлар тудыра.
Утыртыр алдыннан әзерлек
Суганны утыртыр алдыннан эшкәртү бик мөһим:
- Орлыкның “муен” өлешен (өске өлешен) кисеп алыгыз — бу тизрәк шытуга ярдәм итә.
- Суганны 2–3 сәгать тоз һәм марганцовка кушылган суда тотыгыз.
- Соңыннан чиста су белән чайкап алыгыз.
Бу ысул суганны авырулардан саклый һәм аның иммунитетын ныгыта.
Суган утырту кагыйдәләре
Суганны дөрес утырту — уңышның яртысы:
- Буразна тирәнлеге: 4 см
- Ара: 8–10 см
- Рәтләр арасында — 20 см чамасы
Гадәттә, 5–6 көннән беренче шытымнар күренә башлый.
Суганны карау һәм саклау
Суган үсеп киткәч, аны корткычлардан саклау мөһим. Аеруча суган чебене куркыныч тудыра.
Халык ысулы:
- 10 литр суга 1 стакан тоз салып, суганга сибегез
- Беренче тапкыр — яшел кыяк 5 см булгач
- Аннары 10 көн ара белән тагын 2 тапкыр кабатлагыз
Бу ысул суганны зарарлы бөҗәкләрдән сакларга ярдәм итә.
Йомгак
Суган утырту — гади генә эш кебек тоелса да, үзенең нечкәлекләре бар. Дөрес вакыт сайлау, сыйфатлы орлык куллану, туфракны әзерләү һәм карау кагыйдәләрен үтәү — болар барысы да мул уңыш алуның төп шартлары.
Әгәр сез бу киңәшләрне куллансагыз, бакчагызда үскән суган сезне муллыгы һәм сыйфаты белән сөендерәчәк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев