Актаныш

Актаныш районы

16+
Бакчачыга

Виноградны ничек ашларга?

Яхшы үссен, авыруларга бирешмәсен, баллы булсын өчен виноградны вакытында карарга кирәк.

Виноградка  азот ихтыяҗы яфракларын үстергән чорда арта. Шуңа мондый тукландыру вегетациянең беренче яртысында кертелә. 

Фосфор -  виноград тәлгәшләрен үстерү өчен кирәк. Ул җимешләрне балландыра, өлгерешен тизләтә.

Калий — яфракларын формалаштыру, җимешләрне өлгертү өчен кирәк. 

 Тимер җитешмәгәндә виноградның үсеше туктый, яфраклары саргая, коела. 

Бор кислотасы (5 грамм 10 литр суга) серкәләнү процессын көчәйтә, җимешләрен арттыра.

 Винограды өлгерә башлаганда, 5 %лы   чәй содасы (3 аш калагы 10 литр суга) эремәсе сиптерәләр. Ул виноградны балландыра һәм соры черек чиреннән саклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев