Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бар илнең йөрәге бер булып тибә

Бәйрәм тарихына күз салып- Халыклар бердәмлеге көне К. Минин һәм Д. Пожарский ополчениесенең Мәскәүне поляклардан азат итүе белән бәйле

Бүгенге ярминкә иртәгә, 4 ноябрь көнне булачак Халыклар бердәмлеге көненә багышланды. Бәйрәм тарихына күз салсак, Халыклар бердәмлеге көне земство старостасы Кузьма Минин һәм кенәз Дмитрий Пожарский җитәкчелегендәге халык ополчениесенең Мәскәүне поляк интервентларыннан азат иткән 1612 ел вакыйгалары истәлегенә булдырыла.

Халыклар бердәмлеге көнен үткәрү турында 2004 елның 29 декабрендә Президент Владимир Путин кул куя, беренче тапкыр 2005 елдан билгеләп үтелә башлый.

Халыклар бердәмлеге көне земство старостасы Кузьма Минин һәм кенәз Дмитрий Пожарский җитәкчелегендәге халык ополчениесенең Мәскәүне поляк интервентларыннан азат иткән 1612 ел вакыйгалары истәлегенә булдырыла. Россия чикләрен басып кергән поляклардан азат итү өчен нәкъ менә алар халыкны берләштерә.

Әйе, бердәмлектә безнең көч. Халыклар бердәмлеге көнендә бер-беребезгә карата ихтирамлы һәм игелекле,  шәфкатьлелек, ихлас мөнәсәбәтләр һәм киң күңеллелек телибез. Тамырларыбызны, батырлыкларыбызны, җирлегебезнең тарихын һәрвакыт истә тотыйк.  Һәркем бәхетле һәм сәламәт, туган илебезнең патриоты булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев