Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бар илнең йөрәге бер булып тибә

«Бүләк» лагеренда ял итүчеләр Батырлык көнендә районыбыз геройлары белән очрашты

Бүген, 25 июльдә «Бүләк» лагеренда Батырлык көне узды.

Районыбызда үсеп килүче яшь буында патриотизм, туган илне ярату, саклау  хисләре тәрбияләү ел дәвамында туктап тормый. «Бүләк» ял һәм сәламәтләндерү лагеренда ял итүче балалар бүген Батырлык көнендә туган илебезне саклап, яклап ут эченә кергән батырыбыз, Чечня сугышы ветераны, махсус хәрби операциядән яраланып кайткан Илсур Зәкиев һәм һөнәрен мәктәпне тәмамлауга ук туган илебезнең тынычлыгын тәэмин итүгә багышлаган район хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов белән очраштылар.

Батырлар көнен район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова ачып җибәрде. 

- Бүген безнең арада батырларыбыз утыра. Районыбызның йөзләгән ир-егете махсус хәрби операциядә Россия мәнфәгатьләрен яклый. Аларның якыннары, гаиләләре, балалары, барлык райондашлар солдатларыбыз өчен җан атып, исән-имин кайтуларын тели. Волонтерлар белән бергә гуманитар ярдәм әзерләп озата. Батырлык- туган илне яратудан, мәхәббәттән башлана. Туган илебезне, туган җиребезне үзегезнең өегезне саклаган кебек сакларга, якларга кирәк. Бөек Ватан сугышы геройлары турында китаплардан укып белсәгез, бүгенге көн геройлары безнең күз алдында. Махсус хәрби операциядәге абыйларыгызга сезнең кечкенә генә хатларыгыз, ясап җибәргән рәсемнәрегез дә туган җирнең кайнар сәламе булып барып ирешә. Сезнең дә киләчәктә илебезне яклардай егет-кызлар булып үсеп җитүегезне телибез,  диде Дилбәр Миркасыйм кызы. 

Лагерьда ял итүчеләр Батырлык көнендә кунаклар белән бергә «Батырлык» төшенчәсен тулырак ачтылар. Моның өчен викторина сорауларына җаваплар эзләделәр, илебезнең хәрби тормышы, хәрби хезмәт, армия турында белемнәрен сынадылар, батырлык турындагы мәкальләрне искә төшерделәр. 

Сәхнәгә хәрби киемдәге райондашларыбыз күтәрелгәч, кызлар-егетләр аеруча игътибар белән аларның сөйләгәнен тыңлады. 

Зенит–ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән, Югары зенит ракетасы командасы училищесын тәмамлаган район хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов укучыларны кызыксындырган Россиянең һава чикләрен саклаучы Һава һөҗүменә каршы оборонасы, Хәрби диңгез флоты турында мәгълүматлар җиткерде. Махсус хәрби операциянең илебез өчен, илебездә яшәүче халыклар өчен никадәр әһәмияткә ия икәнен аңлатты:

- Бөек Ватан сугышында әтиләребез, бабаларыбыз фашист илбасарларын тар-мар итеп җиңү яулады. Әмма фашистларның тамыры корымаган икән, алар соңгы елларда баш калкыта башлады. Россия Украина территориясендә махсус хәрби операция алып бара. Нәкъ 1941 нче елдагы кебек Украинадагы фашизм калдыклары Россиягә бәреп кермәкче иде. Шушы хәлләр кабатланмасын өчен илебез махсус хәрби операцияне башлады. Махсус хәрби операциядә катнашучы һәркем безнең кояшлы күк йөзе астында яшәвебез, мул табыннар янында туклануыбыз, матур итеп киенеп йөрүебез, кайгы-хәсрәтсез, җылы, якты өйләрдә гомер итүебез өчен көрәшә.  Сез дә шушыларга җавап итеп мәктәптә тырышып укыгыз, чын кешеләр булып үсеп җитегез! 

Ленар Сәмигулла улы  егет кешегә армия хезмәтенең файдасы турында аңлатты, һәрбер 18 яше тулган егет илебез алдында хәрби бурычын үтәргә, илебезне сакларга тиеш. Армия яше 30 яшькә кадәр озайтылды. Гомерен илебез иминлеген тәэмин итү белән бәйләргә, очучы, диңгезче, чик сакчысы һәм башка хәрби һөнәр сайларга теләүчеләрне хәрби комиссариатка чакырды.

Илсур Зәкиев исә- туган иле өчен җанын фида кылырга әзер батыр солдатыбыз. Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлау белән хәрби комиссариаттан повестканы үзе барып алып армиягә китә, Чечня сугышында катнаша. Контракт төзеп Карачай Черкесия якларында, Сахалинда, Курил утрауларында хезмәт итә. Үзе әйткәнчә, ил гизә, дөнья күрә. Хәрби операция башлануга үзе теләп ил өчен көрәшкә ыргыла. 

Туган илемне, халкымны ярату миңа хәрби хезмәткә барырга этәргеч бирде. Кайда гына булсам да, шуны аңладым-Россия халкы хәрби киемдәге кешене күрү белән аеруча хөрмәт күрсәтә. Илне саклаучыларга ихтирамлы карашта безнең халык. Илне ярату, патриотизм ул кечкенәдән, гаиләдән башлана. Әти-әниең, өлкәннәрне, урамдашларың, күршеләреңне хөрмәт итү, үсә төшкәч бу хөрмәт хисләре тагы да киңәя, укытучыларыңа, дусларыңа карата яхшы мөгамәләдә булу аның нигезе. Мөстәкыйль яшькә җиткәндә, патриотизм синдә берни белән дә юып төшерә алмаслык дәрәҗәгә җитәргә тиеш. Гомер буе патриотик рухыңны үстереп торсаң, чын кеше буласың! – дип, Илсур Зәкиев Батырлык дәресе бирде. 

Укучылар очрашудан файдаланып янә үзләрен кызыксындырган сорауларын кунакларга бирделәр, кичә тәмамлангач, бергәләп фотога төштеләр.

- Махсус хәрби операциядә булган Илсур абый бик көчле кеше. Илебезне, Россияне, Татарстанны саклаган. Үземнең дә Илсур абый кебек хәрби кеше буласы килү теләге уянды. Кешеләргә булышкан, аларны яклаган, ярдәм иткән кеше чын патриот ул,- ди Актанышның беренче санлы мәктәбендә укучы егет. 

«Бүләк» лагереның өченче сменасында әтиләре махсус хәрби операциядә катнашучы гаиләдән ун бала ял итә. Алар лагерьда үзләрен бик яхшы хис итә, коллективта каникулларын файдалы итеп уздыралар.

Актанышның беренче мәктәбе укучысы Лемар Шакирҗанов  илебез сакчысы- махсус хәрби операциядәге әтисе Рамил Марсель улы белән чиксез горурлана. Аның исән-сау туган ягыбызга кайтуын тели:

- Әтием Рамил быелның 21 мартында МХОгә китте. Ул Донецкида сак хезмәтендә. Аның эш сәгате көн саен 18 сәгать. Әти белән хәбәрләшеп торабыз. Абыем Рөстәм, әни белән аның кайтуын көтәбез,- ди батыр якташыбызның улы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев