Россия көненә багышлап
12 июньдә Ватаныбыз өчен мөһим дәүләт бәйрәме — Россия көне билгеләп үтелә.
Бу бәйрәм уңаеннан бөтен ил буйлап бик күп тантаналар уза, аларда төрле яшьтәге ватандашлар катнаша.
9 июнь көнне балалар өчен мәдәният һәм паркында Актаныш үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Россиям,, горурланам синең белән!» дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрделәр. Бу чарада балалар викторинада катнаштылар, филлвордны чиштеләр, Россия дәүләтчелеге символларын — флагны, гербны, гимнны искә төшерделәр. Чараның һәр катнашучысына триколор тасмалары өләшенелде.
Китапханәчеләр безнең гүзәл һәм зур илебез, аның бөек тарихы турында сөйләделәр. Чара барышында балалар шулай ук Русиягә багышланган шигырьләр, сөекле Ватаныбыз турындагы китаплар белән таныштылар.
Бу хакта Актаныш үзәк балалар китапханәсенең рәсми «Телеграм» каналына хәбәр ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев