Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бар илнең йөрәге бер булып тибә

Хәрби-патриотик айлыкка старт биреп: МХОдагы егетләргә күрсәтелә торган ярдәмнәргә багышланган брифинг узды

1 - 29 февраль көннәрендә Актаныш муниципаль районында хәрби-патриотик айлык игълан ителде. Әлеге вакыт аралыгында балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, мәдәният учакларында күптөрле чаралар оештырылачак. Бүген район хакимиятендә айлык кысаларында махсус хәрби операциядәге батырларыбызны социаль яклау темасына брифинг узды.

Брифинг эшенә Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова җитәкчелек итте. Дилбәр Миркасыйм кызы  районыбызда хәрби-патриотик эшчәнлеккә февраль аенда аеруча нык игътибар юнәлтеләчәген, инде беренче көннәрдә үк айлыкның тантаналы линейкалар белән башланып китүен белдерде.

2023 елның 1 декабреннән Актаныш районында Ватанны яклаучылар фондының координаторы Ландыш Бариева махсус хәрби операциядәге, контракт нигезендә неонацизм белән көрәшүче райондашларыбыз һәм аларның гаиләләре белән актив эш башлап җибәрде. Бүгенге брифингта төп сүз нәкъ тә илебез иминлеге өчен яуга киткән батырларыбызны төрле яклап социаль яклауны оештыруга багышланды.

Район хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов контракт төзү, хәрби частьта документларны рәсмиләштерү, түләүләрне башкару өчен реквизитлар, хәрби-табиблык комиссиясе турында җентекләп аңлатты. Шулай ук Ленар Сәмигулла улы махсус хәрби операциядә катнашучыларга бирелә торган хәрби статуслар, хәбәрсез югалганда, яраланганда солдатның якыннарына нишләргә кирәклеге хакында сөйләде.

Актаныш район үзәк хастаханәсе баш табиб урынбасары Светлана Корбанова Ленар Әхмәтҗановның хәрби-табиблык комиссиясен үтү, яралы солдатларга ярдәм чаралары турындагы җавабын тулыландырды.

Мәгариф идарәсе методисты Рәйлә Зиннурова махсус хәрби операциядәгеләрнең балалары балалар бакчасына йөргән өчен, ә мәктәптә укучыларының туклану өчен түләүдән азат ителүен әйтте. Шулай ук ветераннарның ул-кызларына каникул вакытында җәйге лагерьларда ял итү бушлай булачак. 

Социаль яклау бүлеге мөдире Гөлназ Хуҗахмәтова социаль түләүләр, МХОдагы егетләрнең әти-әниләренә, гаиләләренә күрсәтелүче ярдәмнәр, мәшгульлек үзәге директоры Назиф Салихов ветераннарны эшкә урнаштыру буенча киңәшләрен җиткерделәр. 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев