Актаныш Бөек Җиңүнең 81 еллыгын ничек каршылый?
Актаныш районы илебез халкы белән бергә Бөек Җиңүнең 81 еллыгын каршы алырга әзерләнә. Бу истәлекле дата уңаеннан районда сугыш һәм тыл ветераннарына карата игътибар тагы да артты, аларга хөрмәт һәм кайгыртучанлык күрсәтү аеруча көчәйтелде.
Бөек Ватан сугышы еллары — илебез тарихында тирән эз калдырган чор. Ул елларда фронтта батырларча сугышкан, тылда фидакарь хезмәт куйган якташларыбызның батырлыгы бүген дә онытылмый, киләчәк буыннарга үрнәк булып кала.
Бөек Җиңүнең 81 еллыгын каршылаган көннәрдә шунысы куанычлы- Актаныш районында 1941–1945 еллардагы сугыш һәм тыл чорын үз күзләре белән күргән кешеләр әле дә арабызда яши. 2026 елның май аена алынган мәгълүматлар буенча, районда 3 Бөек Ватан сугышы ветераны, 17 ветеранның тол хатыны, 100 тыл хезмәтчәне, шулай ук 1154 сугыш чоры баласы яши.
Бу саннар — тарихның тере шаһитлары. Аларның һәркайсы — илебезнең батырлык һәм түземлек символы. Бөек Җиңү көне алдыннан аларга игътибар күрсәтү, ярдәм итү һәм хөрмәтләү — безнең изге бурычыбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев