Актаныш кадетлары Ватанга тугры хезмәт итәргә ант бирде
Бүген, 25 октябрьдә Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге кадет мәктәбе курсантлары тантаналы рәвештә ант кабул итте. Хәрби ант кабул итү тантанасы быел хөкүмәт программасы кысаларында капиталь төзекләндерелгән «Иман» спорт сараенда узды. Курсантларны истәлекле бәйрәм белән котларга Актаныш районы җитәкчелеге, ата-аналар килде.
Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге кадет мәктәбенең ант кабул итү тантанасы Россия, Татарстан һәм Җиңү байракларын алып керү һәм илебез, республикабыз Гимнын башкару белән башланды.
Тантана кунакларын кадет мәктәбенең данлыклы барабанчылар ансамбле сәламләде.
Кадетлар мәртәбәле кунаклар-
Актаныш муниципаль районы башлыгы, Әфган сугышы ветераны Ленар Зарипов,
хәрби комиссар Ленар Әхмәтҗанов,
Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең мобилизация эше буенча урынбасары, подполковник Нәсим Заһертдинов,
Актаныш районы урманчылык участогы урманчысы Әгъзәп Әхмәтгалиев һәм кадет мәктәбе укытучылары, тәрбиячеләре каршында ант текстын укып, Ватаныбызны сакларга, якларга, тугры булырга сүз бирделәр.
Кадет мәктәбе директоры Илсур Ялалов яңа гына рәсми төстә ант кабул итеп кадетлар сафына кушылган 40 курсант егет һәм кызны ихластан котлап, тагын бер кат изге сүзләрдәге үгет-нәсыйхатләрен җиткерде.
Ленар Зарипов кадетларга илебез азатлыгы өчен батырларча көрәшкән ата- бабаларыбыз рухына лаек гражданнар булып үсәргә чакырды. Туган ил, туган җир, туган авыл картадагы бер гади нокта гына түгел. Бу төшенчәләр безнең тарихыбыз, җиңүләребез, традицияләр, киләчәгебез.
Ватаныбызны саклау һәркемнең дә кулыннан килми. Әлеге батырлык юлына баскан кадетларыбызны тәбрик итеп, аларны тәрбияләп үстергән әти-әниләргә Ленар Рафак улы рәхмәтен белдерде.
Хезмәттәге уңышлары өчен кадет мәктәбе укытучыларына үзенең Мактау кәгазе һәм рәхмәт хатын тапшырды. алдынгы кадетлар махсус мактау билгеләренә лаек булды.
Ленар Әхмәтҗанов кадетларны, укытучы-тәрбиячеләр корпусын бәйрәм белән тәбрикләп яңа уку елында яңа уңышларга ирешүләрен теләде. Курсантларның «Кадет» исемен намус белән йөртүләрен теләде. Бер-береңә ярдәм итеп, коллективта ныклы дустанә мөнәсәбәтләр корырга кушты.
Кадетларыбыз- Актаныш районының горурлыгы. Бүген алар янә күңелләрне шатландырып үзләренең хәрби тематик чыгышларын- җырларын, биюләрен тәкъдим иттеләр.
Курсантларны «Агыйдел» Дәүләт җыр һәм бию коллективы артистлары да тәбрикләде, кайнар сәламнәрен дәртле биюләре белән җиткерде.
Ләйсән Газизова фотолары.
Напомним, в России 2024 год официально объявлен Годом семьи по указу Президента России Владимира Путина. Решение принято, чтобы популяризировать политику в сфере защиты семьи и сохранить традиционные семейные ценности.
Исегезгә төшерәбез, Россиядә 2024 ел рәсми рәвештә Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә Гаилә елы дип игълан ителде. Карар гаиләне яклау өлкәсендә сәясәтне популярлаштыру һәм традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өчен кабул ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев