Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Актаныш районы башлыгы Ленар Зариповның Бөек Җиңү бәйрәме белән котлавы

Кадерле сугыш, тыл һәм хезмәт ветераннары! Хөрмәтле сугыш елы балалары! Хөрмәтле райондашлар, мөхтәрәм кардәшләр! Сезне ихлас күңелдән, Илебез тарихында иң истәлекле көннәрнең берсе - Бөек Җиңү бәйрәме белән тәбрик итәм.


Бәйрәмнәр арасында Җиңү Көне аеруча изге һәм кадерле.
Арабызда бу сугышның кайгылы җилләре кагылмаган кешеләр
сирәктер. Ләкин бу дәһшәтле еллар Совет кешеләренең рухын сындыра
алмады. Илебезнең һәр кешесе, олысы-кечесе, Туган илне яклап
көрәшүне үзенең изге бурычы дип санады.
Җиңү көне – уртак хәтер көне. Ватан хакына көрәштә ятып
калган 9 меңнән артык райондашларыбызның якты истәлегенә баш
иябез. Ватан өчен сугышларда катнашкан ветеран-фронтовикларга рәхмәт
сүзләрен җиткерәбез. Тылда Җиңү яулаганнарның батырлыгына
хөрмәтебезне белдерәбез. Аларның батырлыгы, ныклыгы һәм
бурычларына тугрылыгы безнең өчен Ватанга чын мәхәббәт һәм киләчәк
буын өчен җаваплылык үрнәге булачак.
Вакыт үткән саен, безгә Җиңү бүләк иткән ветераннарыбыз сафы
сирәгәя. Геройларыбызны онытмау, һәлак булганнарны данга күмү,
исәннәр турында кайгырту, аларга игътибарны арттыру – безнең бурыч.
Бөек Ватан сугышының утлы еллары елдан-ел бездән ерагая бара.
Әмма вакыт ул дәһшәтле вакыйгалар, ватандашларыбызның чиксез
батырлыгы турында хатирәләребезне безнең күңелләрдән җуеп ала
алмый.
Бүгенге көндә дә җиңүчеләрнең варислары заман сынауларына
каршы тора, вөҗдан кушканча илебезне яклап, тарихи дөреслек хакына

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев