Актаныш районы батырлары «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнде
Актаныш районының Мари Суыксуы авылы егете Абышев Богдан Марат улы һәм Иске Әлемдә туып үскән Миңнәхмәтов Марат Ришат улы неонацизмга каршы көрәштә күрсәткән батырлыклары өчен «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнделәр.
Актаныш районы батырларын- Мари Суыксуы авылы егете Абышев Богдан Марат улын һәм Иске Әлемдә туып үскән Миңнәхмәтов Марат Ришат улын район башлыгы Ленар Зарипов та котлап изге теләкләрен җиткерде:
Махсус хәрби операция башланган көннән алып алгы сызыкта булган яшь егетләребез алар. Аларның батырлыгы күпләргә үрнәк.
Ихластан котлыйбыз! Исән-сау булып, якыннары янына әйләнеп кайтырга язсын аларга!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев