Актанышлылар Муса Гәрәев истәлеген хөрмәтләделәр
9 июльдә легендар очучы, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гайсә улы Гәрәевның тууына 103 ел тулды. Бу көнне күренекле якташыбыз һәйкәленә Актаныш районы тарихчысы Рөстәм Мусин, сугышчан хәрәкәтләр ветераны, Чечен вакыйгалары һәм СВОда катнашучы Илсур Зәкиев, шулай ук район мәдәният хезмәткәре Айнур Хөсәенов барып, чәчәкләр салып кайттылар.
Муса Гәрәев 1922 елның 9 июлендә Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстанның Илеш районы) Иләкшиде авылында туа. 1942 елда, Энгельс хәрби авиация мәктәбен тәмамлагач, фронтка китә. Сугыш елларында 250 гә якын хәрби очыш ясый, майор, полк штурманы дәрәҗәсенә кадәр юл үтә һәм 1945 елгы Җиңү парадында катнаша.
Сугыштан соң Муса Гәрәев хезмәтен дәвам итә, 1956 елда полковник дәрәҗәсен ала, ә 1964 елда сәламәтлеге буенча запаска китә. 1987 елның 17 сентябрендә Уфада вафат була.

Илеш районының Яркәй авылы үзәгендә Геройга һәйкәл куелган, аның янәшәсендә генә Гәрәев соңгы елларда очкан чын самолет урнаштырылган. Муса Гәрәевка тагын бер һәйкәл Яркәйдән 27 чакрым ераклыкта, Казан-Уфа трассасында ачылачак. Сугышчан хәрәкәтләр ветераны, махсус хәрби операциядә катнашучы Илсур Зәкиев Яркәй легендар очучы Муса Гәрәев истәлеген мәңгеләштерүче һәйкәлләрне карап кайтканнан соң тәэсирләре белән уртаклашты.

Авыл үзәгендә-мәһабәт һәйкәл, ә янәшәдә безнең героебыз очкан чын самолет. Муса Гәрәев ике тапкыр Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган бердәнбер татар кешесе. Күренеп тора, мондый истәлекле һәйкәл күңел биреп эшләнгән-мондый кешеләр турында истәлек саклаучыларга зур рәхмәт! Безне инде мәктәпләргә, ял лагерьларына чакыралар, патриотик очрашулар уздыруны дәвам итәчәкбез.
Казан–Уфа трассасында, Яркәйдән 27 км ераклыкта, шулай ук Гәрәевка мемориал куелган — паркы, эскәмияләре, пөхтә итеп каралган юллары соклану хисләре уята. "Һәркайда милләттәшебезгә карата хөрмәт сизелеп тора», - дип өстәде Илсур.
Зәкиев Актанышта герой — якташыбызга багышланган музей яисә истәлекле почмак булдыру планда булуын билгеләп үтте. Актанышлыларның Муса Гәрәевне якташлары дип санарга тулы хокуклары бар, аның туган авылы безгә бик якын, ике республика чигендә. Яшьләр дә бу геройның тарихын белергә тиеш.
Махсус хәрби операциядән кайткач, Илсур «Башак" хуҗалыгында ветеринар булып эшли. Буш вакытларында гаиләсенә булыша: "Әле әни белән чия җыйдык, печән әзерләдек, компот консервладык. Тормыш дәвам итә, һәм һәр тыныч көннең кадерен белү мөһим", ди солдат.
"Дөньяда тынычлык урнашсын иде! Илләр имин һәм халкыбыз матур яшәсен иде. Хәзер иң мөһиме — махсус хәрби операциядout егетләребезнең исән — сау әйләнеп кайтулары", - дип сүзен тәмамлады Илсур Зәкиев.
Әлеге гамәл- үткән һәм хәзерге геройларның бер хәтергә, бер хөрмәткә лаек булуларын искә төшерү. Илсур кебек кешеләр булганда, бу хәтер яшәячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев