Актаныш

Актаныш районы

16+
Батырлар даны мәңгелек

Актанышта батыр уллар үстергән аналарны хөрмәтләделәр

Бүген Актаныш районы әниләре хөрмәтенә Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда зур бәйрәм кичәсе оештырылды.

Ноябрь аеның соңгы якшәмбесе дөньядагы иң кадерле зат- әниләр көне! Әлеге уңайдан бу атна башыннан ук балалар бакчалары, мәктәпләрдә төрле иртәләр, бәйрәм чаралары узды. Бүген исә аналар хөрмәтенә Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда зур бәйрәм кичәсе оештырылды. Районыбызның сәләтле мәдәният хезмәткәрләре, балаларның җырлы, нәфис сүзләргә төрелгән музыкаль композициясе һәркемнең күңелен кузгатты, әниләребезгә тагы да илтифатлырак һәм игътибарлырак булырга өндәде.

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов бәйрәм сәламнәрен җиткергәннән соң, махсус хәрби операциядә һәлак булган сугышчыларның әниләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. 

Россия президенты указы белән махсус хәрби операция вакытында батырларча һәлак булган Моталлапов Адель Зөлфәт улы үлгәннән соң Жуков медале белән бүләкләнде. Медаль Адель Зөлфәт улының әнисе Айгөл Зәет кызына тапшырылды. 

Махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Гыйздуллин Илнур Флүс улы үлгәннән соң II дәрәҗә Батырлык өчен медале белән бүләкләнде, Ленар Рафак улы аның бүләген әнисе Гыйндуллина Вәрисә Әфтах кызына һәм улы Камилгә тапшырды. Илебезнең тынычлыгы өчен гомерләрен кызганмаган бу әниләрне райондашларыбыз аягурә басып алкышлады. 

Районыбызның икътисади үсешенә зур өлеш керткән, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Раушания Мотавалова муниципаль район башлыгы рәхмәт хатына лаек булды. 

Бәйрәм районыбызның сәнгать әһелләре концерты белән дәвам итте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев