Баш иябез сезнең алда: Иске Богадыда Ватанны саклаучылар елына багышланган чарада ил батырларын хөрмәтләделәр
2025 ел - Россия президенты фәрманы белән Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Бүген әлеге уңайдан Иске Богады мәдәният йортында махсус хәрби операциядәге авылдашларыбыз хөрмәтенә зур тантаналы чара узды.
Иске Богады авыл җирлегенең 13 батыры алар. Әти-әниләренең, туганнарының, үзләренә белем һәм тәрбия биргән укытучыларының, авылдашларының күз алдында тәгәрәп үскән, Россиянең киләчәге өчен батырларча көрәшүче 13 егет. Күбесенә, гаилә корырга да өлгермичә, кабат хәрби кием кияргә туры килде.
Ә өчесенең неонацизмга каршы сугышта гомерләре өзелде. Кайчандыр Иске Богады клубында Бөек Ватан сугышы геройларын хөрмәтләгән укучылар бүген янә дәү бабаларының язмышын кабатлый, илебез азатлыгы өчен көрәшә.
Тантаналы чарага килгән авыл халкы бүгенге заман геройларына багышланган стенд белән таныша:
Махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Айназ Арсланов, Фәндил Камалов, Илфак Габидуллин, хәзерге көндә яу кырында булган Рөстәм Хисамов, Илнар Нәбиуллин, Илгиз Шәйхразыев, Илшат Рәхимов, Илбар Хәйретдинов, Данис Солтанов, Фирдинанд Гыйлаҗетдинов, Илнар Хөснетдинов, Алмаз Янгиров, Илгизәр Мөхәммәтов.
Туган илебезгә тугры батыр егетләребезнең исемнәрен авылдашлар, бигрәк тә балалар белеп, аларга хөрмәт белән үсәргә тиеш. Иске Богады авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Рания Әхмәтова белән мәктәп директоры Васил Салихов бүгенге чараны оештыруның мөһимлеген үз чыгышларында кат-кат ассызыкладылар. Бу батырларның яшь буынга һәрьяклап үрнәк булуларын әйттеләр.
Укучылар батыр авылдашларын үз күзләре белән күреп, әманәт итеп әйтелгән сүзләрен ишеттеләр. Махсус хәрби операциядән вакытлыча ялга кайткан Рөстәм Хисамов үзенең чыгышын дусты, узган ел фронтта каты яраланып һәлак булган Айназ Арслановны искә алудан башлады. Еш булмаса да авылдашлар бер-берсенең хәлен белешеп, бер-берсенә терәк булганнар.
- Яраланган көнне дә мин аны күргән идем. Эвакуация ноктасында байтак кына сөйләшеп чәйләр эчкән идек. Күрәсең, соңгы очрашу булган…,- диде ул бу дәһшәтле көнне искә төшереп.
Рөстәм үзләренә хөрмәт күрсәтеп шундый патриотик кичә оештырганнары өчен мәдәният хезмәткәрләренә, мәктәп коллективына зур рәхмәт җиткерде.
Кичәне алып баручы китапханәче Рәзинә Мөнирова Рөстәмнең кечкенәдән гармун уйнавын, җырга-моңга гашыйк егет икәнен, бик еш өйләреннән чыга алмаган өлкәннәрнең өйләренә барып аларны төрле бәйрәмнәрдә котлап кайтуларын хәтердә яңартты. Мондый концертларның барысында да Рөстәм матур итеп гармунда уйнап кичәләрне ямьләгән.
Айназ Арслановның сеңелесе Энҗене бик күпләр белә, таный. Абыйсының исемен мәңгеләштереп вафатыннан соң 85 шигырь яза кыз. Бүгенге очрашуда да кадерле кешесенә багышланган шигырьләрен укыды. Тетрәндергеч хисләр белән тулы сүзләр беркемне дә битараф калдырмады.
Энҗе абыйсының махсус хәрби операциягә китү мизгеленнән алып яу кырындагы хәрби тормышы, аның командирлары, дуслары турында сөйләде. Гаиләләренә килгән авыр кайгылы көннең һәр секундын яңадан кичереп, абыйсын югалту ачысы белән уртаклашты. Хәзер Энҗе Арсланова танылган шагыйрь Рүзәл Минһаҗев оештырган махсус хәрби операциягә багышланган тематик кичәләрдә чыгышлар ясый, абыйсына, аның кебек батырларга дан җырлый.
Хәрби хезмәтне сайлаган авылдашыбыз Илшат Рәхимов та СВОда ил алдындагы изге бурычын үти, «Батырлык» медале белән бүләкләнә. Аның әнисе Инзилә апа улының хәзер инде башка хәрби округка күчерелүен, гаилә корып, хәрби хезмәтен дәвам итүен әйтте.
-Балалар барысы да үз аякларында исән-имин кайтсыннар, берүк ата-аналарын шатландырсыннар. Сугышлар бетсен, илләр тынычлансын иде,- ди Инзилә апа.
Тагын бер утлар-сулар кичкән батыр авылдашыбыз Илбар Хәйретдинов та алда сөйләүчеләргә кушылып изге теләкләрен җиткерде, алып баручының сорауларына җавап биреп, хәрби тормыш серләрен дә ачты:
-Безнең һәрберебезнең позывной бар инде ул. Чөнки анда исем белән, звание белән эндәшергә, синнән зуррак чиндагы офицер булса да, эндәшергә ярамый. Звание белән эндәшү үлемгә дучар итү дип атала.
Илбар Финус улы мәктәп укучыларына нәсыйхатләрен дә җиткерде, ул киңәшләр балалар өчен хәрби боерык кебек яңгырады:
Укытучыларыгызны тыңлагыз. Алар һәрвакыт дөрес сүз әйтә. Изгелек белән әйтелгән сүзләр ул,- диде яраланган сугышчыбыз.
«Баш иябез сезнең алда» кичәсе мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар коллективы һәм укучыларның иҗади концерт номерлары белән үрелеп барды.
Туган ягыбызга мәхәббәт, солдатлар батырлыгын олылау, якыннарга хөрмәт кебек патриотик хисләр белән сугарылган җырлар, биюләр әлеге чараның һәмиятен тагы да баетты, күңелләрдә дулкынландыргыч кичерешләр туарга этәрде.
Әйе, бу егетләр, күз алдыбызда батырларга әверелгән, тынычлыгыбыз өчен, якты киләчәгебез өчен көрәшүче сугышчылар алдында шаян-шук сабыйлар да, чәчләренә чал йөгергән өлкәннәр дә бердәй баш иеп, бер генә теләк тели- «Туган авылыбызга исән -сау кайтыгыз!»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев