Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Яшь батырларның исемнәрен онытмыйк

Бүген, 8 февраль- Яшь антифашистларны искә алу көне. Әлеге дата Берләшкән Милләтләр Оешмасы ассамблеясе раславы буенча, 1964 елдан башлап билге­ләп үтелә. 8 февральдә, антифашист акцияләре вакытында, мәктәп укучысы француз Даниэль Фериның (1962) һәм ирак малае Фадыл Джамал­ның (1963) гомерләре өзелә. Икенче бөтендөнья сугышында нәкъ менә шул көнне яшерен эш алып баручы дусларын сатмаган өчен Париж­ның “Бюффон” лицеенда укучы биш малайны атып үтерәләр. Ни кызганыч, туры килүме, бу канлы тарихи көндә Олег Кошевой, Любовь Шевцова, Дмитрий Огурцов, Виктор Субботин, Семен Остапенко (1943) кебек совет яшь гвардиячеләре дә фашистлар кулыннан һәлак була.

 

 

 

Бөек Ватан сугышында зур батырлыклар күрсәткән герой-пионерлар турында китаплардан укып та, фильм­нар аша да беләбез. Сугышка кадәр алар парта артында утырып белем алган, сикереп-уйнап йөргән, олыларга ярдәм иткән гап-гади кызлар һәм малайлар булган. Туган җирне илбасарлар басып алуын күргән яшь йөрәкләр түзеп тормый, олылар белән беррәттән дошманга каршы көрәшкә күтә­релә. Аларның кечкенә иңнә­ренә ачлык-ялангачлыкны, сугыш елла­рының ачы кайгысын күтә­рер­гә туры килә.

Канкойгыч сугышның нә­ни геройлары әтиләре, абыйлары, комсомол һәм коммунистлар белән бергә, чын мәгънәсендә, геройларча батырлыклар күрсәтә. Алар сугышның иң кайнар нокталарында була. Мәсәлән, Боря Кулешин кебек — диңгездә, Аркаша Каманин кебек — һавада, Леня Голиков кебек — партизан отрядында, Валя Зенкин кебек — Брест крепостенда. Шунысы мөһим, ил тарихында тирән эз калдырган кеч­кенә герой­ларның исем­нә­рен бүген дә мәктәп укучы­ларының һәркайсы яттан бе­лергә тиеш.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев