Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Җиңү бәйрәме белән, кадерле дуслар!

Хөрмәтле райондашлар! Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары! Сезне Бөек Җиңү Көне белән ихлас күңелдән котлыйбыз!

 

9 май – Ватаныбыз тарихында әһәмиятен бәяләп бетереп булмый торган гаять зур һәм изге бәйрәм. Еллар уза, чорлар алмашына, әмма шуңа карамастан, без Бөек Җиңүнең нинди кыйммәткә төшүен, нинди зур корбаннар бәрабәренә яулап алынуын бер вакытта да онытмаячакбыз.
 

Җиңүчеләр буыны безнең өчен кыюлык һәм каһарманлык, бердәмлек һәм Ватанга тугрылык үрнәге булып тора. Фашист басып алучыларына каршы сугыш кырында ил азатлыгы өчен көрәшкән, кырларда, фабрика һәм заводларда, госпитальләрдә армый-талмый хезмәт куйган һәркемнең Бөек Җиңүдә үз өлеше барлыгын һәрчак истә тоту – безнең изге бурычыбыз. Аларның батырлыгы – ватанпәрвәрлек, тиңдәшсез фидакарьлек, бердәмлек һәм рухи ныклык символы ул.

Сезгә чын йөрәктән нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, тынычлык һәм иминлек телибез. Илебез күге аяз, күңелләребез тыныч булсын. Махсус хәрби операциядәге егетләребезгә дә бабаларыбыз кебек олы Җиңү белән кайтырга язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев