Иске Сәфәрдә СВОда һәлак булган Закир Зиннуров йортына хәтер тактасы куелды
Бүген Иске Сәфәр авылында Чечня сугышы ветераны, махсус хәрби операция барышында батырларча гомерен биргән якташыбыз Закир Марсил улы Зиннуровка истәлек тактасы ачылды.
Бу көнне гаиләләре һәм якыннары янына сугыш хәрәкәтләре ветераннары, район халкы җыелды. Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов, Закирның туганнарына мөрәҗәгать итеп, тирән кайгыларын уртаклашты:
-Геройларыбызны онытырга хакыбыз юк, – диде ул.
Истәлек тактасын кую инициаторлары- Чечен сугышы ветераннары. Аларның җитәкчесе Вазыйх Харисов та митингта чыгыш ясады. Бу истәлек-Ватанны саклаучыларның батырлыгына тугрылыгыбыз һәм рәхмәтебезнең дәлиле.
Айнур Гыймадиев фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев