Махсус хәрби операциядәге якташыбыз яраланса да яу кырына ашкына
Бөркет күңеле тауда, солдат күңеле яуда. Татар халкының әлеге мәкале Пучы авылында яшәүче Ренат Латыйповка үтә дә туры килә. Ул инде икенче тапкыр инде махсус хәрби операциягә барып Россиянең иминлеге өчен көрәшә.
Илебездә махсус хәрби операциягә мобилизация башлануга, 2022 елның октябрендә ул үз теләге белән доброволец булып яу кырына киткән иде. Волновах, Донецк якларында ун ай илебезнең тынычлыгы өчен көрәшә. Яше җитү сәбәпле, махсус хәрби операциядән кайтарылгач та, җанына урын таба алмады Ренат абый. Актаныш районының «Без бергә» волонтерлар сафына кушылып китте, мәрхүм волонтер, искиткеч оста машина йөртүче Алмаз Кашаповка тугры юлдаш булды. Бергәләп алар ничәмә-ничә чакрымнар уздылар, якташларыбызга гуманитар ярдәм алып бардылар.
Быел җәй көне Ренат Латыйпов махсус хәрби операциягә бару өчен Актаныш хәрби комиссариатында контракт төзеп янә Украинага китте. Соңгы ялга кайтуында Пучы авыл җирлеге башлыгы Фәрит Фәйзуллин белән безнең янга редакциягә керделәр. Тартылып, ябыгып китсә дә тәҗрибәле солдатның әле бирешергә исәбе юк. Сул кул җиңе курткасы аша шактый юан булып кабарып торгач, нәрсә булды, әллә яраландыгызмы, дип сорамыйча булдыра алмадым.
Җәен контракт төзеп китү белән Донецк өлкәсенең Авдеевка районында барган бәрелешләрдә катнаштым. Беренчесеннән чыкканда каты яраландым. Өске очлыкларга-кулларга нык кына зыян килде. Ульяновск шәһәрендәге госпитальгә озаттылар. Анда дәвалангач, Казандагы хәрби госпитальгә кайтардылар. Кулга операцияне республика клиник хастаханәсендә ясадылар, Илизаров аппараты куйдылар. Хәзер әле отпускада, хәлләнүгә иптәшләрем янына Украинага китәм,- дип Ренат Латыйплв кыскача гына соңгы хәлләр белән таныштырды.
Яшең дә бара бит, Ренат абый, курыкмыйсызмы?-дим аңа.
Сугыш куркыныч инде ул. Япь-яшь егетләргә терәк булырга кирәк. Аннан мин бит 1985-1987 елларда Киевта хезмәт иткән идем. Яшьлегемнең иң матур еллары үтте анда, шофер булып хезмәт иттем. Шуңадырмы, күңелем гел шунда тарта. Таныш урыннар, таныш җирләр. Мин шушы урыннарда тынычлык булуын телим,- ди Ренат Латыйпов.
Якташыбыз махсус хәрби операциядә яраланучылар кайсы гына госпитальгә барып керсә дә табибларның аларны аякка бастыру өчен фидакарьләрчә тырышуын әйтте.
Мине Ульяновск госпиталендә дәваладылар, аннан Казандагы хәрби госпитальдә реабилитация уздым. Сул кулым төзәлеп бетүгә янә егетләр янына китәм. Соңгы баруымда махсус хәрби операциядә 40-50 яшьлек ир-егетләр шактый икәнлеген күрдем. Димәк урта яшьтәгеләр илебез киләчәге, балалары, оныклары киләчәге өчен борчыла, туган илебездә тәртип, тынычлык булдыру өчен яу кырына килә дигән сүз бу. Мин аларның барысына да исәнлек-саулык телим, тизрәк дөньялар тынычлансын иде,-ди утны-суны кичкән солдат.
Пучы авыл җирлеге башлыгы Фәрит Фәйзуллин җирлектә туып-үскән 7 кешенең махсус хәрби операциядә катнашуларын, аларның барысының да исән-сау илебез мәнфәгатьләрен кайгыртуын билгеләп узды. Фәрит абыйның үзенең улы Альмир да неонацизмга каршы көрәшә. Әлегә ул Казанда дәвалану курслары үтә.
Барлык егетләребезгә дә каушап, куркып калмыйча Россия өчен көрәшүләре өчен зур рәхмәт! Нәкъ менә Ренат кебекләр аркасында без тыныч күк йөзе астында яшибез. Җиңү безнең якта булачак,- ди авыл җирлеге башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев