Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

#МойГеройМояСемья: Бөек Ватан сугышы ветераны Сәлахетдин Фәрхетдинов

Сугыш... Нинди куркыныч сүз. Сугыш илгә күп хәсрәт, күз яше алып килэ. Хатын-кызлар елый-елый үзлэренең газиз улларын, кадерле ирлэрен сугышка озатканнар.

 

 

    Сугышта минем бабамның әтисе катнашкан. Ул - Фәрхетдинов Сәлахетдин Фәрхетдин улы, 1898 елның 13 сентябрендэ Уфа губернасы, Минзәлә өязе, Пучы авылында дөньяга килә. Тыл ветераны Мөнәсәвәрә эбием белән матур гаилә корып, дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. 1941 елның 22 июнендэ Германия фашистлары илебезгэ бәреп кергәч, ерак бабам сугышка алына. 1944 елда яраланып кайтып, кабат сугышка китә. Бик күп авыл-шәһәрләрне азат итүдә катнашып, Берлинга барып җитә. Бу вакытта без - киләчәк буын матур яшәсен өчен туган илен саклап күпме абыйлар, бабайлар үзләрен корбан иткәннәр. Сугыштагы  батырлыклары өчен 7  медаль, 2 дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Сугыштан соң, Актаныш районының Пучы авылында яши. Атказанган колхозчы исеменә лаек була. Кызганыч, 1995 елның 20 нояберендэ ерак бабам якты дөнья белән хушлаша. Аның батырлыклары өчен мин дә, бабам да, калган балалары да горурланабыз.

   Тылда калган халыкның да тормышы җиңелдән булмаган. Ирләр эшен хатын-кызлар, балалар башкарган. Иген үстергәннәр. Солдатларга киемнәр теккәннәр, жылы оекбашлар бәйләгәннәр.

   Без Бөек Ватан сугышы геройларына бик рәхмәтле. Ел саен сугышта һәлак булганнарны искә алабыз, һәйкәлләренә чәчәкләр салабыз. Җир йөзендә сугышлар булмасын, кешеләр бер-берсе белән тату яшәсеннэр иде, дип телибез.

Пучы мәктәбе укучысы Салахова Альбина

#МойГеройМояСемья

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев