Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

#МойГеройМояСемья: Бөек Ватан сугышы ветераны Гайнан Вилданов

Мин Хисамова Айсылу Фәрит кызы Аккүз авылында яшим. Мәктәптә башлангыч класс укучыларына белем һәм тәрбия бирәм. «Минем герой – минем гаилә» акциясе акциясенә кушылам.

Үземнең гаилә батырлары турында бәян итәм. Әтиемнең әтисе Вилданов Гайнан Вилдан улы 1894 елда Уфа губернасы Минзәлә өязе Иске Байсар авылында туа. Армиядә кызылармеец була. Бөек Ватан  сугышы барышында Калинин РХК тарафыннан жимерек заводларны торгызырга хезмәткә чакырыла. 1944 елда вафат була. Исеме “Хәтер китабы”на кертелгән. Тормыш иптәше Вилданова Сәхия Хаҗи кызы тыл ветераны.
Мөхәмәтдинов Низаметдин Мөхәмәтдин улы 1905 нче елда Иске Байсар авылында туа. Ул сугышта аягын өздереп кайта, әмма соңыннан тылда хезмәт куя. Тормыш иптәше, Мөхәмәтдинова Гәлимә Фәхримөхәммәт кызы тыл ветераны. 


#МойГеройМояСемья 
 #МинемГеройМинемГаилә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев