Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

#МойГеройМояСемья: Әфган сугышы батыры Рәшит Фәрдиев

Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Әмма канкойгыч сугышларны онытырга беребезнең дә хакы юк! Әле сугышлар бүген дә давам итә. Күпме япь-яшь егетләр Әфганстан, Чечня җирендә ятып калган. Без, исәннәр, һәр каһарманга үлгәнче бурычлыбыз. Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен белергә тиешбез.

 

 

   Минем каһарман туганым - Фәрдиев Рәшит Салихҗанович Әфганстан сугышында катнашкан. 1965 елның 13 маенда Зөбәер авылында туган, шунда мәктәпне тамамлагач "Татарстан" колхозында эшләгән. Аннан соң Әфгәнстанга сугышка китә. Кызганычка каршы, 1985 елның 20 ноябрендә бик каты яралана һәм шунда ук вафат була. Батырлыгы өчен орден һәм медальләр бирелә.

   Бик күп солдатларның  исемнәре дә билгесез, алар мэңгелеккә яу кырларында ятып калдылар. Беркем дә, беркайчан безнең хәтеребездән җуелмас. Көчле рухлы, батыр, кыю, курку белмәс чын татар ирләренә, аларның үзләреннэн соң калган эзенә мәңгелек дан һәм ихтирам.

Пучы мәктәбе укучысы Төхбәтуллина Айсинә

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев