Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

СВОдан Татар Ямалысына ялга кайткан якташыбыз мәктәп укучыларын кыю булырга өндәде

Татар Ямалы мәктәбе укучылары махсус хәрби операциядән кайткан батыр Зиннур Зинит улы Мадыхов белән очрашты.

Зиннур абый — минем әтиемнең икетуган энесе ул. Ул шушы мәктәптә белем алып, соңыннан Ижау шәһәрендә укуын дәвам итә. 2020-2021 елларда Ватан алдында изге бурычын үти, армия сафларында хезмәт итә. 2022 елның сентябрендә мобилизациягә эләгеп, махсус хәрби операциягә җибәрелә.

Зиннур абый инде икенче тапкыр ялга кайтты. Батырлыклары өчен медаль белән дә бүләкләнде. Батырыбыз очрашуда безгә- укучыларга куркып тормаска, кыю, тәвәккәл булырга өндәп сөйләде, туган илне яклау- иң изге бурыч икәнен аңлатты. 

Кунакка чакырылган Зиннур абыйның сыйныф җитәкчеләре дә аның кечкенә, үсмер чаклары, гел яхшы укуы, чисталык- пөхтәлек яратуы белән аерылып торуы турында сөйләде. Без- укучылар, концерт номерлары белән батырыбызны сөендердек, аңа үзебез ясаган бүләкләрне тапшырдык. Аралашу соңыннан татлы ризыклар тулы өстәл артында дәвам итте.

Мин шушындый абыем барга чиксез сөенәм, киләчәктә, аңа ошап, мин дә кыю, куркусыз батыр егет булырмын дип уйлыйм. Сугышларның тизрәк тәмамлануын, барлык егетләрнең исән- сау туган якларына әйләнеп кайтуларын теләп калам.

Нургалиев Руфил, Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев