Такталачыкта авылның батыр егете белән күрештеләр
20 август көнне Такталачык авыл мәдәният йортында махсус хәрби операциядә катнашучы Илзар Сәрвәретдинов белән очрашу узды.
Илзар Идрис улы вакытлыча ялга кайткан иде. Бу мөмкинлектән файдалынып авыл активы аны кунакка чакырды.
Барлык авылдашлар Илзар Сәрвәретдиновны "Безнең батырыбыз!" дип атый. Шуңа күрә дә бүгенге көнебез героен хөрмәтләп такталачыклылар очрашуга шактый килгән иде. Авыл халкы Илзарга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Фронттагы сугышчыларның тормыш-көнкүреше белән кызыксындылар.
Күрешеп сөйләшкәннән соң авылдашлар "Ил-көннәребез тыныч булсын! Сугыш афәтләре тизрәк төгәлләсен! Илзарыбыз һәм барлык егетләребез туган якларга сау-сәләмәт әйләнеп кайтсын!" дип изге теләкләрен әйттеләр. Аннан бергәләп истәлеккә фотога төштеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев