Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Татарстан чемпионы, махсус хәрби операция батыры Нияз Фәррахов истәлегенә шахмат буенча ачык турнирда: Акыллы, рухи яктан да, физик яктан да көчле спортчы иде

Бүген Актанышның Балалар иҗат үзәгендә шахмат буенча күптапкырлар Татарстан чемпионы, махсус хәрби операция батыры Нияз Фәррахов истәлегенә ачык турнир узды.

Нияз Фәррахов- яшьтән физик яктан сау-сәламәт, көчле рухлы, акыллы булып үсә. Мәктәптә укыганда шахмат спортына гашыйк райондашларыбыз Фәһим Галимов белән Илдар Имамовның шахмат түгәрәге ачып җибәрүен ишетә дә, беренчеләрдән булып әлеге түгәрәккә языла. Укучысының махсус хәрби операциядә һәлак булуы остазны нык тетрәндерә. Күптапкырлар Татарстан Республикасы, Актаныш районы чемпионы исеменә лаек булган Нияз Фәрраховның исемен мәңгеләштерү теләген район башлыгы Ленар Зарипов та хуплап ала. Менә шулай итеп район җитәкчелеге хәер-фатихасы белән бүгенге турнир барлыкка килә.

Балалар иҗат үзәгенең коридорына Нияз Фәррахов турында бик күп истәлекле фотосурәтләр, аның төрле ярышларда җиңеп алган мактау кәгазьләре, яхшы укыганлыгын раслаучы рәхмәт хатлары куелган иде. Шулай ук сортчы егет турындагы мәкаләләр чыккан газета кисемтәләре дә бар.

Бу кадәр уңышларга бер генә кеше ничек ирешә алды икән дип сокланды ярышка килгән шахматчылар. Чыннан да Нияз оста шахматчы гына түгел, көчле җиңел атлетикачы да була. Казанда югары уку йортында укыганда спорт чараларында мактаулы урыннар ала. 

 Район башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев укучыларга Нияз Илдар улын һәрьяклап өлге итеп куйды. Физик яктан да, рухи яктан да көчле Нияз Фәррахов беренче көннән үк махсус хәрби операциядә илебез мәнфәгатьләре өчен көрәшә. Агрегат заводында эшләгәч, бронь бирелсә дә ил алдындагы бурычын үтәүне үзенең намус эше дип саный. Кызганычка каршы, 2024 елда ул батырларча һәлак булды.

«БлагоДарение» хәйрия фонды президенты, шахмат федерациясе җитәкчесе Фәрит Салихов Актанышта бик күп шахмат ярышларының узуын, әмма бүгенгесе үзенчәлекле булуын әйтте.

- Дустыбыз, Актаныш шахмат командасының лидеры, район данын яклап озак еллар яхшы күрсәткечләргә ирешкән Нияз Фәрраховны искә алабыз. Безнең команда аның исемен беркайчан онытырга тиеш түгел.
Кыска гына вакыт эчендә ул үзенең тыйнак, булдыклы, уңган, батыр кеше икәнлеген күрсәтте. Үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен белеп яшик. Хөрмәтле балалар, сез дә үзегезне тормышка әзерләгез, акыллы, физик яктан нык, әти-әниләрегезгә, якыннарыгызга кирәкле кешеләр булып үсегез. Кирәкмәгән кеше булмагыз. Фикерли, алдан күрә белә торган кеше һәрвакытта да кирәкле була. Ә шахмат сезне фикерләргә өйрәтә.


Район башкарма комитетының спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Ленис Вәлиев Нияз Илдар улының шахматчы гына түгел, ә вакытында көрәш, җиңел атлетика белән дә шөгыльләнүен әйтте. Нияз Фәррахов кебек батырларның исемен онытмаска чакырды.

Оста шахматчы, имам-хатыйб Мөдәрис Ханов Нияз Илдар улы рухына изге Коръән аятьләрен багышлады.

Турнирга батыр райондашыбызның әнисе Ираида Фәррахова, әбисе Роза Сергеева һәм туганнары да килгән иде. Ираида ханым улының исемен мәңгеләштерүдә башлап йөрүче район җитәкчеләренә, шахмат спортына мәхәббәт тәрбияләгән остазы Фәһим Галимовка рәхмәт белдерде. Турнирда катнашучыларга уңышлар һәм ярышларның алдагы елларда да дәвам итүен теләде.

Әбисе, лаеклы ялдагы укытучы Роза Сергеева районда балаларга сәләтләрен үстерү өчен тудырылган шартларга сөенүен әйтте. Ниязның буш вакытында һәрвакыт шахмат уйнавын, шахмат мәсьәләләре чишүен , китап укуын искә алды.  Нияздагы түземлелек, сабырлык сыйфатлары нәкъ менә шахмат белән ныклап шөгыльләнгәндә барлыкка килә. Роза апаның улы Александр да бүген махсус хәрби операциядә. Бер гаиләдән ике ир-егет Ватаныбыз өчен гомерләрен дә кызганмый. 

Шахмат буенча остаз Фәһим Галимов Ниязны яхшы яктан гына сурәтләде: тәртипле, кушканны төгәл үти, искиткеч спортчы һәм кеше иде ди ул аның турында. 

Ярышлар 7 яшь аралыгындагы шахматчылар арасында, малайлар һәм кызлар арасында узды. Шулай ук шахмат сөюче ветераннар да анда көчләрен сынады. Җиңүчеләргә Нияз Фәрраховның якыннары бүләкләр, тәмле сюрпризлар әзерләгән иде.Шулай ук район җитәкчелеге дә шахмат уенында иң күп очко җыючыларны хөрмәтләде. Ярышларда катнашучыларның берсе дә күчтәнәчсез кайтып китмәде. Фәрраховлар гаиләсе һәркемне татлы ризыклар белән сыйлады. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев