Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәхет кошы — хезмәттә

«Актаныш агрегат заводы»ның кадрлар бүлеге инспекторы Рәмилә Исламова ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Почет грамотасына лаек булды

«Актаныш агрегат заводы»ның кадрлар бүлеге инспекторы Рәмилә Исламова кадрлар белән эшләү һәм эш башкару хезмәтендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Почет грамотасына лаек булды. Бүген әлеге хөкүмәт бүләген Рәмилә Назим кызына Актаныш районы Халыкны эш белән тәэмин итү бүлеге башлыгы Назиф Салихов тапшырды.

Рәмилә Исламова "Актаныш агрегат заводы"нда 15 ел хезмәт куя. 2009 елдан бирле кадрлар бүлеге инспекторы вазифасын башкара, хезмәт хакы буенча хисапчы да булып эшләп алган. Завод аңа туган өе кебек якын һәм кадерле.

- Безнең заводта 149 кеше хезмәт куя. Заводта эшләүчеләрнең күпчелеге физик яктан нык һәм сәламәт яшь ир-егетләр. Бары 55 яшьлек бер хатын-кызыбыз станок артында детальләр коя, «Мин станок артына басам», дип эшкә  кергән иде, өч елдан артык матур итеп хезмәт куя. Унлап хатын-кызыбыз канцелярия хезмәткәрләре, алар документлар белән эш итә.

Эшкә алганда без һәркемнән анкета тутыртабыз. Ул анкеталар заводның Икътисад куркынычсызлыгы хезмәте аша тикшерелә, әгәр алардан уңай җавап килсә, без аларны эшкә алабыз. Хезмәт хаклары заводта бик яхшы, вакытында түлиләр. 

Халыкны эш белән тәэмин итү бүлеге өлкән инспекторы Айгөл Салихҗанова Рәмилә Назим кызының Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан гамәлгә куелган программаларда даими катнашуын аерым билгеләп узды. 

«Хәрби хезмәттән кайтучы гражданнар», «30 яшькәчә гражданнар» программалары уңышлы тормышка ашырыла. "Актаныш агрегат заводы" районның Халыкны эш белән тәэмин итү бүлеге квартал саен үткәргән Вакансияләр ярминкәләрендә даими катнаша. Бу- кадрлар бүлеге инспекторының турыдан-туры тырышлык һәм җаваплылык нәтиҗәсе. 

Заводның баш хисапчысы Рифат Нәбиев та коллегасын уңай яктан телгә алды, «Рәмилә- алыштыргысыз хезмәттәш, үз эшен белеп, яратып, грамоталы башкара», диде. 

Тырыш хезмәт вакытында бәяләнсә, тагы да уңышлы эшчәнлеккә этәргеч ул. Бүген Рәмилә Исламовага Актаныш районы Халыкны эш белән тәэмин итү бүлеге башлыгы Назиф Салихов Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Почет грамотасын тапшырды, уңышлар теләде.

Өстәвенә Рәмилә Назим кызының бүген туган көне дә икән. Менә шундый лаеклы бүләкне кабул итеп алды райондашыбыз гомер бәйрәме көнендә. Афәрин, без дә иң изге теләкләребезне җиткерәбез, яраткан эшегез үзегезгә бәрәкәт китерсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев