Якташыбыз Әлфия Ситдикова «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде
Якташыбыз, язучы Әлфия Ситдыйкова Татарстан Республикасы Рәисе Указы нигезендә Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнде.
Әлеге югары дәүләт бүләге — аның күпьеллык нәтиҗәле хезмәтенә, мәдәният һәм әдәбият үсешенә керткән саллы өлешенә, рухи кыйммәтләрне саклау һәм баету юнәлешендәге фидакарь эшчәнлегенә бирелгән югары бәя булып тора. Әлфия Ситдыйкованың иҗаты укучыларга яхшы таныш, ул республикабызның әдәби тормышында лаеклы урын алып тора.

Әлфия Ситдыйкованы зур бүләге белән ихлас котлыйбыз! Аңа ныклы сәламәтлек, илһам, яңа иҗади үрләр яулауны, туган ягыбыз һәм Татарстан Республикасы хакына алга таба да уңышлы хезмәт итүен телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев