Актаныш

Актаныш районы

16+
Бәхет кошы — хезмәттә

Якташыбыз, РКБ баш табибы Рафаэль Шәвәлиев «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе узды. Коллегиянең иң күңелле мизгелләре- йомгаклау өлешендә хезмәтләрендә аеруча зур уңышларга ирешкән медицина хезмәткәрләре хөрмәтләнде. Алар арасында якташыбыз, Актаныш егете, хәзерге вакытта Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиевнең дә булуы безнең өчен олы горурлык!

Якташыбыз, Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Фирнаял улы Шәвәлиев «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде. Әлеге хөкүмәт бүләген якташыбызга татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Рафаэль Фирнаял улын чын күңелдән котлыйбыз! Авыр, җаваплы, әмма мактаулы эшегендә зур уңышлар, гаилә бәхете, сәламәтлек телибез!

Алдарак коллегия алдыннан Актаныш районы үзәк хастаханәсенә яңа ашыгыч ярдәм машинасы тапшырылуы турында язган идек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев