Язлар безгә Җиңү алып килде!
Кулга-кул тотынып, бердәм булып эшлиләр.
Иске Богады авыл җирлегенә караган мәдәният хезмәткәрләре үзара ярдәмләшеп, кулга-кул тотынып эшлиләр. Аларның бердәмлеге һәм тырышлыгы нәтиҗәсендә авылыбызда күп кенә матур чаралар уза.
Быел Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышлап та бик күп чаралар уздырылды. “Язлар безгә Җиңү алып килде!” – дигән изге исем астында оештырылган митинг бик эчтәлекле һәм күтәренке рухта узды. Георгий тасмасы акциясе кысаларында авыл халкын бәйрәм белән тәбрикләп, истәлекле ленталар тактылар. Моннан тыш, авылыбызның тыл ветераннарына һәм сугыш чоры балаларына район башлыгы Ленар Рафак улының котлау открыткалары тапшырылды. Районкүләм Җиңү бәйрәмендә дә мәдәният хезмәткәрләре актив катнаштылар.
Аларның тырышлыгы һәм фидакарь хезмәте өчен авыл халкы зур рәхмәтле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев