Руслан Усмановка Рәхмәт хаты тапшырылды
Актаныш муниципаль районы Советының матбугат хезмәте белән эшләү бүлеге җитәкчесе Руслан Мөбәрәк улы Усманов югары бүләккә лаек булды. Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесе А.А. Сафаров тарафыннан аңа Рәхмәт хаты тапшырылды.
Руслан Усманов 2025 елда Татарстан Республикасы Рәисе һәм җирле үзидарә вәкиллекле органнары депутатларын сайлауларны оештыруда һәм үткәрүдә актив катнашканы өчен бүләкләнде. Аның тырыш хезмәте, профессионализмы һәм сайлау кампаниясен югары дәрәҗәдә үткәрүгә керткән өлеше югары бәяләнде.
Мондый танылу – район үсешенә кертелгән өлешнең, намуслы хезмәтнең һәм җаваплылыкның мөһим бәясе. Руслан Мөбәрәк улын лаеклы бүләге белән ихлас котлыйбыз! Алдагы эшчәнлегендә дә уңышлар, ныклы сәламәтлек һәм яңа казанышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев