Вакансияләр ярминкәсенә рәхим итегез!
26 июньдә Актаныш районы Кадрлар үзәгендә Бөтенроссия эш белән тәэмин итү ярминкәсенең II этабы узачак.
Әлеге ярминкә эш эзләүчеләргә бүгенге көндә ихтыяҗ зур булган һөнәрләрне табарга ярдәм итәчәк. Ә инде эшләүче гражданнар өчен ул үз эшчәнлек юнәлешен үзгәртү, яңа мөмкинлекләрне барлау һәм карьера үсеше турында уйлану өчен менә дигән форсат.
Консультантлар ярдәмендә сез үзегезнең карьера юлыгызны планлаштыра, һөнәри киңәшләр ала һәм киләчәккә ышанычлы адым ясый аласыз.
Ярминкәдә вакансияләр белән беррәттән, «Кадрлар» милли проекты кысаларында яңартылган заманча мәшгульлек хезмәтенең барлык мөмкинлекләре дә тәкъдим ителәчәк.
Адресыбыз: Актаныш районы, Актаныш авылы, Ленин проспекты, 61 йорт.
Сезне көтеп калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев